Кайбыч яңалыклары

"Кайбыч таңнары" газетасы - Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Барыбыз өчен дә кадерле көн

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Кайбыч туган көне уңаеннан котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте.

— Хөрмәтле кайбычлылар, илебезнең төрле төбәкләрендә яшәүче якташларыбыз! Бүген яраткан районыбызның туган көне. Кайбыч өчен аеруча кадерле булган әлеге дата өчен без, иң беренче чиратта, Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевка тирән рәхмәтле. Чөнки Кайбычны оештыру турындагы Указга 1991 елның 19 апрелендә нәкъ менә ул кул куйды. Күпмилләтле районыбыз бай тарихлы, аның язмышы Татарстан тормышы белән тыгыз үрелеп бара. Район җитәкчелегенең төп максаты — халыкның яшәешен, тормыш шартларын яхшырту. Шул максатта яңа объектлар, торак йортлар сафка баса, юллар төзелә. Республика җитәкчелеге ярдәме белән төрле программалар, илкүләм проектлар авылларны танымаслык итеп үзгәртә.
Без өлкән буын кешеләренең матур эшләрен уңышлы дәвам итәбез. Кайбыч киләчәктә дә чәчәк атсын, аның авыл хуҗалыгы, икътисады гына түгел, демографиясе дә яхшырсын иде дигән теләктә калам. Кадерле кайбычлылар! Сезгә чын күңелдән тарихыбызны һәм традицияләребезне, күпмилләтле дуслык һәм тынычлыкны саклавыгызны һәм буыннардан-буыннарга тапшыруыгызны телим. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, хезмәттә зур уңышлар насыйп булсын. Район көне белән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев