Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Башкортстанда яшь ярымлык бала елгада батып үлгән

Башкортстанда Ай елгасында яшь ярымлык бала батып үлгән.

Бу хакта Россия Тикшерү комитетының төбәк буенча идарәсе мәгълүматларына таянып, ТАСС хәбәр итә.

«Яшь ярымлык баланың Ай елгасы янында хәбәрсез югалуы факты буенча җинаять эше кузгатылды. Тикшерү версиясе буенча, 11 майда Мәсәгут авылы янындагы урман массивында әнисе һәм башка өлкәннәр белән бергә булган кечкенә бала караучысыз калган һәм хәбәрсез югалган», – дип сөйләделәр ведомствода.

Баланың гәүдәсе ул югалган урыннан 7 чакрым ераклыкта табыла. Хәзерге вакытта әлеге очрак буенча барлык кирәкле суд-медицина экспертизалары билгеләнгән. Тикшерүчеләр фаҗиганең барлык җентеклекләрен ачыклый. Шул ук вакытта кечкенә баланы су буенда караучысыз калдырган ата-ананың гамәлләренә дә хокукый бәя биреләчәк.

Чыганак: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев