Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Батыр якташларын искә алдылар

19 ноябрь – Россия Кораллы Көчләрендә Ракета­ һәм артиллерия гаскәрләре көне. Шул уңайдан «Яшь армиячеләр» хәрәкәте штабы Шүширмә авылы клубында тантаналы чара үткәрде.

Әлеге чарада район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, «Яшь армиячеләр» хәрәкәте штабы начальнигы Роза Насыйбуллина, Россия Кораллы Көчләре сафлары ветераны, отставкадагы майор Илһам Хөснетдинов, Борындык авыл җирлеге башлыгы Алмаз Гайнетдинов, совет чорында Германиядә хезмәт итүчеләр, Борындык һәм Колаңгы мәктәпләренең «Яшь армиячеләр» отрядлары, авыл халкы катнашты. Тантана башланыр алдыннан Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлары истәлеген хәтерләтүче һәйкәлгә венок салдылар.
Рәмис Рафисович очрашу урыны итеп Шүширмә авылы сайлануының очраклы гына булмавын әйтеп узды. Чөнки әлеге авыл — язмыш җилләре Үзбәкстанга илткән якташлары, Дан орденының тулы кавалеры Тимерша Нәҗметдиновның туган җире. Ул Бөек Ватан сугышы елларында артиллерист булып хезмәт иткән.
— Туган ягыбызның горурлыгы булган Тимерша Нәҗметдиновны зурлап искә алуны оештыручыларга тирән рәхмәтемне белдерәм. Сугыш каһарманнарының якты истәлеген саклау, буыннардан-буыннарга җиткерү — күркәм традиция. Геройларның исемнәрен мәңгеләштерү максатында без алар яшәгән авылларда бюстлар ачабыз, элмә такталар урнаштырабыз. Киләсе Җиңү бәйрәме алдыннан Шүширмәдә дә батыр авылдашыгызның бюстын ачарга җыенабыз. Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташларыгыз һәйкәле янында аның бюсты һәм истәлекле такта урнаштырылачак. Хәзер моның өчен әзерлек эшләре бара. Быелгы Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләрне саклау елында бу чара аеруча әһәмиятле, — диде Рәмис Хәялиев. — Өлкән буын вәкилләре, октябрятлар, пионер, комсомол оешмаларында тәрбияләнүчеләр бәйрәмнәрнең флаглар, патриотик җырлар белән үрелеп баруын яхшы хәтерли. Күреп торасыз, хәзерге буын укучылары да «Яшь армиячеләр» отрядларында шул ук традицияләрне дәвам итә, төрле патриотик чараларда актив катнаша.
Яшь армиячеләр Тимерша Нәҗметдиновның биографиясен, хәрби юлын искә алды, патриотик җырлар башкарды, шигырьләр сөйләде, биюләр дә тынып тормады.
Отставкадагы майор Илһам Хөснетдиновның да залдагыларга әйтер сүзе бар иде.
— Мин 28 ел буена ракета һәм артиллерия гаскәрләрендә хезмәт иттем. Бөек Ватан сугышы ветераны булган әтием Норвегияне азат итүдә катнашкан, миномет расчеты белән җитәкчелек иткән сержант. Сезнең якташыгыз Тимерша ага белән без хәрби хезмәт ветераннары. Исән булса, ул да, минем кебек, яшь армиячеләр белән горурланыр иде. Шуңа күрә дә әлеге бәйрәмне биредә үткәрергә булдык. Киләсе елның 24 декабрендә Тимерша аганың 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәкбез, — диде ул.
Совет чорында Германиядә хезмәт иткән Хәбир Нәбиуллин үз чыгышында бу җәйдә Тимерша Нәҗметдинов хезмәт иткән Ржев шәһәрендә булуы, аның сугышчан юллары буйлап йөрүе турында сөйләде. Ул Дан орденының тулы кавалеры Тимерша Нәҗметдинов исемен йөрткән Колаңгы мәктәбенең «Яшь армиячеләр» отрядына Ржев шәһәрендәге сәфәрләре сурәтләнгән истәлек кәгазен бүләк итте.
«Яшь армиячеләр» хәрәкәте штабы начальнигы Роза Насыйбуллина әлеге чараны оештыруда зур көч куйган Колаңгы һәм Борындык төп мәктәпләре директорлары Наталия Гурнович белән Рания Хуҗинага олы рәхмәт сүзләрен әйтеп, «Яшь армиячеләр» төбәк хәрби патриотик хәрәкәте штабы начальнигы Александр Бородинның Рәхмәт хатларын тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев