Батырлар истәлеге мәңгелек: Соравылда Җиңү көнен билгеләп үттеләр
Җиңү көне уңаеннан Соравылда узган митинг быел да тирән мәгънәсе, патриотик рухы белән күңелләргә үтеп керде.
Бәйрәмдә яңгыраган җырлар, укучылар башкарган шигырьләр, ветераннар истәлегенә әйтелгән җылы сүзләр һәркемнең күңелендә горурлык һәм сагыш хисләре уятты. Авыл халкы бердәм булып батырлар истәлегенә баш иде, тыныч күк йөзе өчен көрәшкән каһарманнарны хөрмәт белән искә алды.
Җирлек башлыгы Виталий Тимофеев бәйрәм белән тәбрикләп, тыныч тормышның кадерен белергә, үткәннәрне онытмаска чакырды. Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фәния Петухова да җылы теләкләрен җиткерде һәм район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән ихлас котлау сүзләрен ирештерде. Җирлекнең ветераннар советы рәисе Любовь Русованың чыгышы күңелләрне нечкәртте.
Бүген Иске Тәрбит җирлегендә исән-сау гомер кичерүче бердәнбер тыл хезмәтчәне — Анна Уткина. Ул Соравылда гомер кичерә. Узган ел мондый хөрмәткә ике тыл ветераны лаек булса, быел Лиза Ивановага Җиңү көнен каршыларга язмаган. Ул арабыздан мәңгелеккә китеп барган.
Сугыш чоры баласы Зинаида Каргинаның әтисе — фронтовик Василий Осипов турында күз яшьләре аша сөйләде.
— Әтием 1909 елның 20 февралендә туган. Илгә дошман бәреп кергәч, повестка көтеп тормыйча, үзе теләп фронтка киткән. Мин ул чакта әле тумаган да булганмын, шул елның декабрендә дөньяга килгәнмен. Әтием ветеринария лазареты начальнигы, ветеринария хезмәте лейтенанты булып хезмәт иткән һәм 1943 елның 4 октябрендә батырларча һәлак булган. Улларым бабаларының портретын зур баннер итеп ясатты. Без аны ел саен бәйрәм көнендә капкага эләбез, — дип сөйләде ул.
Мәктәп укучылары һәм мәдәният хезмәткәрләре әзерләгән чыгышлар бәйрәмгә тагын да ямь өстәде. Җырлар, шигырьләр аша яшь буынның тарихка битараф булмавы, батырлар истәлеген кадерләп саклавы ачык күренде. Бәйрәм ахырында авыл халкы солдат боткасыннан авыз итеп, бергәләп аралашты, хатирәләр яңартты.
Авылның үткәне белән кызыксынучы Елена Морякова «Так было, есть и будет в деревне Янсуринское» исемле истәлек альбомы әзерләгән. Анда авыл тарихын, аның кешеләре язмышын чагылдырган кадерле фотолар тупланган. Елена Морякова әлеге альбомны китапханәгә бүләк итеп тапшырды. Бу бүләк — авыл тарихын киләчәк буыннарга җиткерүче кыйммәтле ядкәр булып тора.
Җиңү бәйрәме Соравыл халкы өчен быел да хәтерне яңартучы, буыннарны берләштерүче, батырларга тирән хөрмәт белдерүче олы вакыйгага әверелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев