Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Бай тарихлы Олы Урсак авылы

Кайбыч авылларының тарихы ерак гасырларга барып тоташа. Олы Урсак мәктәбе укучысы да, мәктәптәге мәгълүматларга таянып, туган авылының тарихы турында редакциягә мәкалә юллаган.

Туган авылыбыз тарихы
Олы Урсак авылы барлыкка килгәнче кешеләр Иске Йорт авылында яшәгән. Бу авыл Олы Урсактан төньякта урнашкан Мөрәле юлы өстендә булган. Рус патшасы Иван Грозный 1552 елларда Казан ханлыгын Рус дәүләтенә куша. Казан тирәсендәге татарларны көчләп чукындыру башлана. Урсак сүзе каян килеп чыккан соң? Хәзерге Имәлле елгасы буенда элек-электән имән агачлары күп үскән. Имәнлекле җирләре күп булганга күрә бу елганы Имәлле дип атый башлаганнар. 1682-1725  елларда Рус дәүләте белән Петр беренче патшалык иткән вакытта елга флоты төзелә башлаган. Аның филиалы Казанда да оештырылган. Менә шуның өчен Имәлле буендагы имәннәрне кисеп ташыганнар. Монда лашманчылар юлы булган. Бу юлда угрылар (урлап,талап йөрүче кешеләр) күбәеп, лашманчыларга һөҗүм итә торган булганнар. Угрыларны куркыту өчен хәзерге Хәйруллина Рәйсәләр урынына беренче “угрылардан сак йорты” салынган. Бу йорт тирәсенә Иске Йорт авылы кешеләре күчеп килә башлаганнар. (1690  еллар тирәсендә). Шулай итеп, угрылардан сак сүзе җиңелләштерелеп, Урсак авылы исеме белән йөртелә башлаган. Урсак авылына нигез салыну 1690 елларга туры килә. Авылның беренче кешеләре игенчелек, терлекчелек, урманчылык, бакчачылык белән шөгыльләнгән.        
     
Революциягә кадәрге авыл
  Бөек Октябрь революциясенә кадәр крестьяннарның тормышы авыр булган. Авылда Закир исемле бай яшәгән. Аның 13 баш  аты, һәр ат саен бер хезмәтчесе булган. Закир бай хөкүмәттән алган делянкасында крестьяннардан бура бураткан һәм саткан. Бу крестьяннарның җирләрен дә үзенә алып чәчкән. Бик аз өлешен генә үзләренә биргән. Аңа  тамак хакына гына эшләп йөргәннәр. Шуңа да ярлылар күп булган.
Ключидә бер алпавыт яшәгән, хөкүмәт аңа бик күп җир биргән, үзенең урманы булган. Бөтен тирә-як авыллардагы крестьяннар кышын да, җәен дә алпавытка хезмәт иткән. Йортлар бик кечкенә, салам башлы булган. Ул вакытта идәнне юмаганнар, кырып кына чыгарганнар. Крестьяннар ачлы-туклы яшәгән. Бодай да чәчмәгәннәр. Үзләренең аз гына җирләренә ясмык кына чәчкәннәр. Җирне ат белән сукалаганнар, тубал асып чәчеп йөргәннәр, урак белән урганнар. Печәнне чалгы белән чапканнар. Крестьяннарның өйләрендә өстәл, караватлар булмаган. Сәкедә ашаганнар да, йоклаганнар да. Киемнәр сатып ала алмаганнар. Үзләре сүс чәчеп, кул белән эрләп, тегеп кигәннәр, чабата  үргәннәр. Балаларны укыту өчен мәктәпләр булмаган.  
Безнең авылда байрак беренче тапкыр 1920 елда күтәрелгән. Шушы елны 1 Май демонстрациясенә чыкканнар. Кулына кызыл байрак күтәргән Садриев Кашшаф иң алдан барган. Ул беренче Бөтендөнья, Гражданнар сугышларында катнашкан. Шуннан соң ел саен 1 Май һәм октябрь бәйрәмнәрендә демонстрацияләр үткәрелә башлаган. Һәр йортка кызыл әләм элгәннәр. Бу демонстрацияләрдә мәктәп балалары гына түгел, авыл яшьләре дә катнашкан. Алар революцион җырлар башкарган, флаглар күтәреп урамнарны әйләнеп йөргән.
                          
Совет власте еллары
 Авылда совет власте 1917 елда урнашкан. Бу эштә Әхмәтов Бикбай, Закиров Габдулла, Батталов Шәфыйк башлап йөргән. Безнең авылда ярлылар комитеты 1919 елда төзелгән. Аның рәисе Ибраһимов Тимерша булган. Алар ярлыларга икмәк, тоз өләшкән. Авыл советы 1923 елда төзелә, рәисе Гарифулла Вәлиуллин булган. Аның бинасы хәзерге медпункт урынында булган.  
Тимерша Ибраһимов авылда зур эшләр алып бара. Байларның артык игеннәрен ярлыларга өләшә, шәһәр халкына да икмәк белән ярдәм итә. Авылга килгән азык отрядларына бик күп икмәк биреп җибәрә. Кулаклар һәм авыл байлары аңа ачу саклап йөри. Алар халыкны Тимерша абзыйга каршы котырталар. 1920 елның язында аны кыйнап үтерәләр. Тимер таяк белән күзен чукып алалар. Ләкин байлар үз теләкләренә ирешә алмыйлар. Авылда совет власте көннән- көн ныгый бара. 
                     
Авылыбызның истәлекле урыннары 

Актый йорты
Элеккеге дуңгыз фермасы янында Актый исемле кеше яшәгән. Аның җире, суы, тегермәне булган. Актый абзыйның бер кешесе дә булмаган, шуңа да барлык малын авыл халкына васыять итеп калдырган. Тегермәне озак еллар  буена авылдашларга хезмәт иткән.Бу урынны хәзер дә Актый йорты дип атыйлар.

Чуллы
 Авылымның төньяк-көнбатышында «Чуллы» дип аталган җир бар. Бу җирдә урман булган, анда печән чапканнар, базар юлы да шуннан үткән. Монда умарта кортлары күп үрчегән. Кешеләр бу кортларны җыйганнар да.  Әлеге урынның исеме дә «Пчел» сүзеннән алынган. Хәзер ул урын «Чуллы»  дип атала.
            
Шомырт чокыры
Авылымнан көньяк-көнбатышта, урман ягына таба, бер чокыр бар. Бу чокырның сул ягында иген кыры, уң ягында люцерна басуы җәелеп ята. Җәй көне хуҗалык көтүен шушы чокырда йөртәләр. Анда чишмәләр дә күп. Мондагы сигез чокырны Шомырт чокыры дип атыйлар. Элек анда шомырт агачлары күп үскән. Кызганычка каршы, кешеләрнең табигатькә сакчыл карамавы нәтиҗәсендә, хәзер монда бер генә шомырт агачы да сакланмаган.
                                       
Шүрәле атавы
 Имәлле елгасының уң як ярында урнашкан урамы Шүрәле атавы дип атала. Бу урамнан көньякта калын урман сузылып киткән.Анда юан-юан имәннәр, хуш исле юкәләр үсә. Элек монда төрле урман җәнлекләре белән шүрәлеләр дә яшәгән дигән риваять сакланган. Бу урамдагы бер кеше төнгелеккә атын шушы урманга чыгарып җибәрә торган булган. Ат иртән хәлдән таеп, шабыр тиргә батып кайткан. Хуҗасы моңа бик аптыраган. Беркөнне ул атына сумала сылап җибәргән. Иртән ат өстенә шүрәле  ябышып кайткан.Моны күргәч, абзый аны чыбыркы белән  бик каты кыйнаган. Кыйнауга түзә алмыйча, ат өстеннән ычкынып, урманына йөгергән. Ул бүтән бу тирәдә күренмәгән. Бары тик урамның исеме генә “Шүрәле атавы” дип аталып калган.  Без урманга җиләккә йөрибез. Анда баргач, күңелем шул шүрәленең килеп чыгуын көтә.

Алты улак
Авылның көньягында «Алты улак» дигән урын бар. Ул урын алты ерынтыдан тора. Алар улакка бик охшаган. Бәлки, анда улаклар куелган чишмәләр дә булгандыр. Җәй көне ерынтыларда печән бик мул була. Авыл халкы анда печән чаба, шунда  киптерәләр дә. Андагы печән бөтен авыл халкына җитә. Ул ерынтылар тирәсендә төрле агачлар, куаклар үсә. Бу урында җиләк тә күп була.
                                
Рәкыйб бабай кизләве
Бу кизләүгә авыл башыннан да, ындыр яныннан да барып була. Авыл халкы анда печән чаба, печәнне дә киптергәч кенә өйгә алып кайталар. Кизләүне элек шул тирәдә яшәгән Рәкыйб  исемле кеше карап торган. Салкын сулы чишмәне хәзер аның  исеме белән йөртәләр. Элек бу яктагы басуда урак уручылар кизләүгә килеп су эчкән.
          
Апанасый чокыры
Төньяктан көньякка таба авылымны икегә бүлгән  ерым сузылган. Аны Апанасый чокыры дип атыйлар. Ерым башында салам эскертләре тезелеп торган. Шул эскертләрнең берсендә качак рус кешесе Афанасий яшәгән. Йоклаганда сәнәгенең очлы башын өскә каратып куя торган булган. Көннәрдән бер көнне ул  эскерт башыннан егылып төшә һәм сәнәгенә кадалып үлә. Муллалар аны авыл зиратына күмәргә рөхсәт бирми. Шуңа күрә  шушы ерым башына күмәләр. Бу урын аның исеме белән аталып кала. Яз көне кар сулары, шушы ерым буйлап агып,  Имәлле елгасына кушыла. Бу вакытларда ерым тау елгасын хәтерләтә. Безнең мәктәп тә ерым итәгенә урнашкан. Ерым киңәймәсен өчен, укучылар аның ярларына агачлар утырттылар. Аннан берничә чишмә дә агып чыккан. Без шул чишмәләрне дә чистартабыз. Җәй көне анда терлекләр утлап йөри. Без  төрле уеннар уйныйбыз. Аның тирәсендә кешеләр дә яши. Бер ягында Хәлилова Мәдинә апа, икенче ягында Сәлахов Әкрам абый йорты урнашкан.  
Ерым буйлап, Әсма апа бакчасы тирәсендә шомырт агачлары үсә. Без анда шомырт ашарга киләбез.Бу ерым тирәсе – авылымның иң матур урыннарының берсе. 
 Гомер уза, еллар үтә. Тарих тәгәрмәче алга таба тәгәри. Кешелек  киләчәккә атлый. Тик бер генә мизгелгә артка карыйк әле, халкыбыз нинди дәвер, чорлар аша үтте икән? “Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк”,– диләр. Дөрес сүзләр. Халык хәтере булып, музейлар барлыкка килә, яңара. Туган илгә, туган телебезгә мәхәббәт, халкыбызның үткәндәге истәлекләрен хөрмәт итү, хәзерге казанышларына ихтирам һәм горурлык хисләре, милли аң тәрбияләүдә, укучыларга патриотик тәрбия бирүдә туган якны өйрәнү зур әһәмияткә ия.  
Бүгенге катлаулы чорда әхлаклы шәхес – Ватанга мәхәббәт хисе белән сугарылган, аның тарихы, мәдәнияте белән кызыксынучы, милли символларга, изге урыннарга хөрмәт белән караучы, җәмгыятькә һәм халыкка хезмәт итәргә әзер булган әдәпле шәхес тәрбиялим дисәң, эшне, балага кечкенәдән үк туган төбәге, халкы тарихын өйрәтүдән башларга кирәктер, минемчә.

Йомгаклау
Бүген тыныч илдә, матур өйләрдә яшибез, иркен мәктәпләрдә укыйбыз икән, онытма, бу җирдә безнең матур яшәвебез өчен меңләгән солдатның каны түгелгән, әби- бабаларыбызның ачы тире тамган. Тормышның ямен белеп яшик. Тынычлыкны яулап алып биргән ветераннарга, сугыш чоры балаларына, тыл ветераннарына безнең рәхмәтебез чиксез. Сезнең батыр хезмәтегезне һичкайчан онытмабыз. Сезгә лаеклы алмаш булып үсәрбез. Без, бүгенге көн балалары, тыныч күк астында, әти- әниләребезнең җылы кочагында гомер кичерәбез. Безнең балачак – бәхетле балачак.   

Фирнат Хәсәнов, Олы Урсак мәктәбе укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев