Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Белем иленә хәерле юл!

1 сентябрь — Белем көне.

Шул уңайдан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте:

— Хөрмәтле укытучылар, ветеран-педагоглар, ата-аналар, укучылар! Сезнең барыгызны да район Советы, башкарма комитет һәм шәхсән үз исемемнән Белем көне белән кайнар котлыйм.
Һәр елны 1 сентябрь җитте исә, без иң җылы хисләр белән мәктәптә укыган елларны, яраткан укытучыларыбызны, җанга якын сабакташларыбызны искә төшерәбез. Тормышыбыздагы мөһим вакыйгалар, файдалы, мәрхәмәтле гамәлләр башлангычларының күпчелеге күңелебезгә шул чорда салынган. Чөнки мәктәп — белем туплау, иҗади ачышлар ясау, кыю эшләр ниятләү, ихластан дуслашу өчен чиксез мөмкинлекләр бирә торган могҗизалы бер галәм.
Беренче сыйныф укучыларына киң һәм якты белем дөньясы буйлап сәяхәтләре вакытында бары зирәк һәм изге җанлы укытучылар, ышанычлы иптәшләр юлдаш булуын, киләчәктә камил шәхес дәрәҗәсенә, уңышларга ирешүләрен телим.
Бөек илебез һәм газиз республикабызга, районга тугры ватанпәрвәрләр, намуслы һәм вөҗданлы, алгарыш хакына игелек кылуны максат иткән, халыкның рухи хәзинәләрен ныклы таяныч дип таныган, иҗади фикерле, гамьле яшьләр тәрбияләү бүгенге көндә аеруча зур әһәмияткә ия. Укытучыларга, мәгариф системасының барлык хезмәткәрләренә һәм ветераннарына фидакарьләрчә хезмәт куюлары өчен олы ихтирамымны һәм рәхмәтемне белдерәм! Бу уку елы зур казанышлар алып килсен, яңа иҗади җиңүләргә рухландырсын! Без барыбыз да балачактан һәм беренче укытучыбызны яхшы хәтерлибез.
Сезгә тынычлык, бәхет һәм иминлек телим! Белем көне котлы булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев