“Бердәм гамәлләр көне” уңаеннан Кайбычта хоккей ярышы узды
РФ Президенты Владимир Путин Указы нигезендә 2024 ел Гаилә елы дип игълан ителде. Традицион гаилә кыйммәтләрен саклау һәм яклау максатында кабул ителгән әлеге фәрман нигезендә гаилә институтнын яклау буенча төрле чаралар үткәрелә.
Анда балаларның һәм өлкәннәрнең сәламәтлеген яхшыртуга юнәлтелгән төрле программалар планлаштырыла.
Гаилә елы уңаеннан 27 гыйнварда республикада «Бердәм гамәлләр көне» уза. ТР Яшьләр эше министрлыгы «Зимние забавы» дип исемләнгән гаилә акциясе үткәрә. «Кайбыч» боз мәйданында мәктәпләренең 11 класска кадәрге укучылары командалары катнашындагы хоккей ярышы шул уңайдан оештырылды. Анда яшь хоккейчыларның әти- әниләре — Олы Кайбычтан Хафизовлар, Магомедовлар, Кече Кайбычтан Зиннуровлар, Ярхәмовлар, Федоровскоедан Григорьевлар, Гайнуллинар һәм Вавиловлар килгән иде.
Аларны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин сәламләде, Гаилә елының максаты турында әйтеп узды, командаларга уңышлар теләде. Олы Кайбычта яшәүче 85 яшьлек Альберт Ярхәмов оныгы Илназның хоккей уйнавын карарга килгән.
-Мин бала чактан ук спорт белән шөгыльләнеп үстем. Ул вакытта сезнеке кебек тимераяклар да, кәшәкәләр дә юк иде. Мин кышын чаңгыда, җәй, көз айларында велосипедта йөрергә яратам. Җәяү күп йөрим. Әле хәзер дә һәр көнне чаңгыга чыгам. Яшьләргә киңәшем шул: спортны яратыгыз, кечкенәдән чыныгып үсегез.
Спорт белән шөгыльләнү өчен сезгә бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган.
Уеннарны судьялар Илдус Вәлиуллин, Фәнил Миңнуллин хөкем итте. Ярышта Олы Кайбыч мәктәбе командасы — беренче, Федоровское укучылары — икенче, Хуҗа Хәсән командасы өченче урынны яулады. Аларга Мактау кәгазьләре, медальләр, җиңүче командага кубок тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев