Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Бердәмлеккә ни җитә!

-

Александр Иванов, «Август-Кайбыч» җәмгыятенең генераль директоры:

Хөрмәтле авыл хезмәтчәннәре, райондашлар! Халыклар бердәмлеге илдәге социаль-икътисади үсешнең, халкыбыз иминлегенең мөһим шарты булып тора. Милләтара бердәмлекне ныгыту гомумхалык дәрәҗәсендәге әһәмияткә ия. Ә Конституциябез үзенең тормышчанлыгын, хаклыгын раслады, социаль һәм икътисади мәсьәләләрне хәл итү ниге-зенә, иҗтимагый-сәяси тотрыклылыкны, мәдәни һәм рухи-әхлакый үсешне тәэмин итү гарантына әйләнде. Җәмгыятебез уңганнары әлеге истәлекле көннәрне бәйрәм рухы белән каршылый. Күпмилләтле районыбызда төрле дин, милләт халкына, аларның гореф-гадәтләренә хөрмәт белән карау, татулык хөкем сөрә. Киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын. Һәрберебезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев