Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

“Бердәм Россия” партиясе районнардагы җәмәгатьчелек кабул итү бүлмәләре җитәкчеләре өчен киңәшмә үткәрде

"Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясе халыкны борчыган проблемаларны өйрәнү һәм аларны уңай хәл итү юлларын эзләү буенча максатчан эш алып бара.

29 мартта "Бердәм Россия" партиясе рәисе Дмитрий Медведевның Татарстандагы региональ җәмәгатьчелек кабул итү бүлмәсендә шәһәр һәм районнардагы җәмәгатьчелек кабул итү бүлмәләре җитәк­челәре өчен киңәшмә үткәрелде. Анда Кайбычтан Илфат Шәрәфиев та катнашты. Киңәшмәне алып барган партиянең Татарстандагы бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Виктор Бударин "Гражданлык университеты" дигән партия проектына старт бирелүе турында сөйләде. Анда төп басым партия активистларының халык белән даими аралашып торырга тиешлегенә ясала. Чөнки мондый аралашулар ачыктан-ачык, эчкерсез мөнәсәбәттә уза. Безнең районда җәмәгатьчелек кабул итү көне һәр атнаның җомгасында иртәнге сәгать сигездән унга кадәр уза, анда килүчеләрне район Советы депутатлары, сәяси Совет секретаре Альберт Рәхмәтуллин, Совет әгъзалары тыңлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районы “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясе