Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Бердәм Россия” партиясенең Кайбычтагы җирле сәяси Советының чираттагы утырышы узды

Бу атнада "Бердәм Россия" партиясенең Кайбычтагы җирле сәяси Советының чираттагы утырышы узды. Анда сүз партиянең авыл җирлекләрендә депутат берләшмәләрен оештыру хакында барды.

Партиянең сәяси Советы секретаре Альберт Рәхмәтуллин, утырышны башлап җибәреп, иң элек 13 сентябрьдә узган сайлауларга карата үз фикерен белдерде. «Бу сайлаулар оешкан төстә узды һәм без алдан ук шуңа өметләнгән идек. Чөнки без үсеш юлында булган республикада яшибез. Татарстанда кабул ителгән социаль юнәлешле программалар барлык районнарны да колачлый. Сайлау көнне кичке сәгать 11 дә Рөстәм Миңнеханов белән видеокиңәшмә узды, ул үзенә күрсәткән ышаныч өчен халкыбызга рәхмәтен белдерде. Мин дә, үз чиратымда, сайлауларда актив катнашкан Кайбыч халкына олы рәхмәтемне җиткерәм», - диде. Территориаль сайлау комиссиясе рәисе Эльвира Заһидуллина Татарстан Президентын һәм авыл җирлекләренә депутатлар сайлау нәтиҗәләре белән таныштырды. Утырышта авыл җирлекләрендәге «Бердәм Россия» депутатлары төркеменең җитәкчеләре расланды, авыл җирлекләре башлыклары тәкъдим ителде. Партиянең башкарма комитеты җитәкчесе Рушания Лотфуллина хәбәр иткәнчә, «Бердәм Россия»нең чираттагы район конференциясе алдагы дүшәмбедә уза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Бердәм Россия” партиясенең Кайбычтагы җирле сәяси Советының чираттагы утырышы узды