Хәбәрләр
«Бердәм Россия» партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге конференциясенә Кайбыч районыннан делегатлар сайланды
«Бердәм Россия» партиясенең Татарстандагы төбәк бүлегенең XXVII конференциясендә Ульянково авыл җирлеге башлыгы, партиянең Ульянководагы беренчел бүлекчәсе секретаре Фәридә Сундурова һәм «Форпост» җитәкчесе, яшь гвардиячеләр штабы директоры Лилия Бикаева катнашачак. Аларны партиянең Кайбычтагы җирле бүлегендә узган конференциядә бертавыштан делегат итеп сайладылар.
Әлеге конференциядә район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев бердәмроссиялеләр алдында торган бурычлар турында сөйләде. Ул беренчел бүлекчәләрдә эшчәнлекне тагын да яхшырту, партия сафларына яңа кешеләр кабул итү һәм башкалар турында сөйләде. 2018 елда Россия Президенты сайлауларына әзерлекнең югары дәрәҗәдә булырга тиешлегенә басым ясады. Җирле Сәяси совет составы яңартылды, анда Багай, Надеждино авыл җирлекләре башлыклары Рушания Кузнецова һәм Екатерина Савельева кертелде. Алар үз җирлекләрендә беренчел бүлекчә секретарьлары да. Район ветеринария берләшмәсе лаборанты Елена Латышевага партия билеты тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев