Кайбычка Мәскәү шәһәреннән «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең үзәк башкарма комитетының үзәк контроль комиссиясенең күчмә төркеме килде.
Түгәрәк өстәл утырышында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясе Үзәк башкарма комитеты әгъзасы Вячеслав Сенькин, төбәк башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, партия төзелеше бүлеге начальнигы Светлана Гыйниятуллина, партия фракциясенең район Советындагы җитәкчесе Рәмис Хәялиев һәм партиянең Кайбычтагы башкарма комитеты җитәкчесе Рушания Лотфуллина катнашты. Альберт Рәхмәтуллин кунакларны партиянең җирле бүлеге эшчәнлеге, районда тормышка ашырылучы проектлар, киләсе елга билгеләнгән бурычлар белән таныштырды. Үзәк контроль комиссиясенең күчмә төркеме Кайбыч җирле бүлегендә партия эшен оештыруны һәм алып баруны югары бәяләде.
Нет комментариев