Менә ямьле җәй дә килеп җитте. Аның белән бергә көтеп алган җәйге лагерь да башланды. Безнең Иске Чәчкаб мәктәбенең "Чишмәкәй" лагерена 15 бала йөри.
Беренче көннән үк без, ике командага бүленеп, исем, девиз, җыр уйлап таптык. Көнебез иртән лагерь символы булган флаг күтәрүдән башлана. Аннан иртәнге зарядкага басабыз. Безнең укытучы апалар көн дә кызыклы чаралар уйлап таба һәм без аларда бик теләп катнашабыз. "Рус теле", "Әкиятләр илендә", "Географик викторина", "Кызыл китап", "Парк һәм скверлар" көннәре бик күңелле узды. Концерт әзерләп, тамашачылар итеп әниләрне дә чакырдык. Алар үзләре дә безнең чарада катнаштылар һәм бик ошаттылар. Саф һавада спорт уеннары уйныйбыз, авылыбызның түгәрәк тавына, Бәрле буена, һәйкәлләр янына экскурсияләргә барабыз. Әле Кайбычыбызның паркында рәхәтләнеп ял итеп кайттык. Ә безнең кайтканны тәмле ашлар пешереп апаларыбыз көтеп тора. Арып кайтканнан соң, ашларыбыз тагын да тәмле. Җәйге ялыбыз шундый кызыклы итеп истә кала. "Чишмәкәй"дә безгә бик ошый.
Нет комментариев