Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

«Безне онытмыйлар», - ди Олы Кайбычта яшәүче ветеран укытучы

Озак еллар дәвамында Олы Кайбыч мәктәбендә балаларга белем һәм тәрбия бирдем. Нинди генә чаралар үткәрсәләр дә безне мәктәпкә еш чакыралар. Анда баргач, үзебезне кадерле кунаклар кебек хис итәбез.

Март аенда узган бәйрәмдә дә мәктәпкә чакыру алдык. Директор урынбасары Нурия Сафина безне бәйрәм белән тәбрикләде, барыбызга да сәламәтлек теләде, мәктәп тормышы, уңышлары белән таныштырды. Чәй өстәле артында рәхәтләнеп үткәннәрне искә төшердек, җылы әңгәмә кордык.
Безнең өчен мәктәп укучылары көче белән концерт тәкъдим ителде. Педагоглар  Фаилә Минһаҗева,  Алсу Хәмидуллина, Рәисә Бикмуллина җитәкчелегендә укучылар җырлар башкарды,шигырьләр сөйләде, спектакльдән өзек күрсәтте. Андагы рольләрне 7 класс укучылары Аделия Садыйкова, Адилә Сөнгатуллина, Сиринә Хафизова һәм Рамил Сергеев туган телебездә оста итеп башкарды. Балалар чыгышыннан соң, без үзебез дә баянга кушылып җырлашып утырдык. Ахырдан котлау сүзе белән директор Рамилә Миңнуллина чыгыш ясады һәм мәктәп буйлап экскурсия үткәрде. 
Белем йорты нык үзгәргән, уку-укыту шартлары, җиһазлар без эшләгән чор белән чагыштырырлык  түгел. Алга таба да коллективка уңышлар теләп, бер вакытта эшләп, бүген бакыйлыкка күчкән хезмәттәшләребез рухына догалар кылып, илгә-көнгә тынычлык теләп таралыштык. Әлеге җылы очрашу барыбызның да күңеленә хуш килде.
 

Ләбибә Шәмсетдинова, 
ветеран укытучы, Олы Кайбыч

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Безне онытмыйлар», - ди Олы Кайбычта яшәүче ветеран укытучы