Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Безнең көч – бердәмлектә

4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне.

Шул уңайдан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин район халкына котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте. 

Хөрмәтле кайбычлылар! Сезне Кайбыч муниципаль район Советы, башкарма комитеты, шәхсән үз исемемнән Халыклар бердәмлеге көне белән ихлас котлыйм! 
Илебез халкы өчен уртак булган бәйрәмнең тамыры Россия дәүләте барлыкка килү өчен иң мөһим шартлар тудырган ерак тарихка һәм вакыйгаларга барып тоташа. Безнең һәрберебез киләчәген үзе яши һәм эшли торган ил язмышы белән бәйли. Бүгенге Татарстан — Россиянең иң алдынгы төбәкләренең берсе. Аның үсешенә уңган Кайбыч халкы да саллы өлешен кертә. Татулык һәм толерантлыкның рухи нигезен киләчәктә дә ныгыту кирәклеген аңлап, без төрле милләтләрнең мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә ихтирамлы булырга тиешбез. Ватаныбызның, киләчәк буыннарның иминлеге хакына берләшеп, күпмилләтле илебезнең куәтен арттыруга лаелы өлеш кертәбез. Безнең көч — бердәмлектә! 
Бәйрәм уңаеннан барыгызга да тормыш дәрте, үз көчеңә ышаныч, гаилә иминлеге, тынычлык һәм бөтен эшләрегездә уңышлар телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев