Бүген Кошман мәктәбенең беренче классына тугыз бала укырга керде. Фотогалерея
Узган уку елы нәтиҗәләре буенча, Кошман мәктәбе төп гомумбелем бирү мәктәпләре арасында беренче урынны яулады. Районның тугызъеллык мәктәпләрендәге укучылар санын чагыштырганда, иң күп укучылар да биредә. Монда быел 70 бала белем алачак. Җиде малай һәм ике кыз бүген тәүге тапкыр мәктәп ишекләрен ачып керде.
Белем бәйрәме уңаеннан үткәрелгән тантаналы линейкада район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Эльвира Заһидуллина да катнашты. Ул район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән барлык укучыларны, укытучыларны, ветеран укытучыларны, әти-әниләрне бәйрәм белән котлады. Эльвира Хәсбәтулловна Россия Президенты сайлауларын югары дәрәҗәдә үткәргәннәре өчен Кошман сайлау участогы рәисе Резедә Сайрановага, сайлау участогы рәисе урынбасары Розалия Садриевага һәм секретарь Гөлшаһидә Сабировага Рәхмәт хаты тапшырды. Мәктәпнең газ операторы Рәфыйкъ Гыймиев район башлыгының Рәхмәт хатына лаек булды. Район мәгариф бүлеге методисты Ландыш Зиядиева узган уку елы нәтиҗәләре буенча иң яхшы директор дип танылган Илмас Хәмидуллинга акчалата сертификат тапшырды. Үз тарихы, үз йөзе, үз уңышлары булган мәктәпнең педагогларына да бүләкләр тапшырды. Илмас Илдарович үз чиратында мәктәпнең узган уку елында булган уңышларына тукталды. Әлеге уңышларга үз өлешен керткән укытучыларны һәм алдынгы укучыларны бүләкләде. Авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина да барысына да изге теләкләрен җиткерде һәм беренчеләргә агрофирма әзерләгән бүләкләрне тапшырды. Котлаулар укучылар чыгышы белән үрелеп барды. Көмеш кыңгырау чыңы яңгырагач, классларда тәүге дәрес – Тынычлык дәресе үткәрелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев