Биш Казан артисты берьюлы тормыш иптәшләре һәм балалары белән Кайбычта сәхнә тотты
Алга таба башкала артистлары сәхнә тотты. Лилия Муллагалиева, Гүзәл Идрисова, Зәмирә Рәҗәпова, Гөлназ Шәрипҗанова, Айгөл Шәйхетдинова, аларның тормыш иптәшләре һәм балалары – барысы 21 кеше, кемнең нинди сәләте бар, барысын да күрсәтте.
– Әлеге концерт-проектка гаилә мөнәсәбәтләрен ныгыту, әти-әни һәм балаларны тагын да якынайту максатыннан алындык. «Әниләр һәм бәбиләр» дигән исемдә әти сүзе юк. Ләкин ирләребез дә кайчандыр бәби булган, аларны әниләре, кайнаналарыбыз тугыз ай буе карынында йөрткән, – диде Зәмирә Рәҗәпова.
Җырчы ханымнарның тормыш иптәшләре дә иҗади шәхесләр булып чыкты. Кемдер гармунда уйный, кайсыныкыдыр барабанчы, башкалары күбебезгә мәгълүм җырчылар. Җыр-бию, нәфис сүз, уен көлкедән, нәни тамашачы өчен оештырылган программадан сәхнә гөж килде. Соңыннан тамаша залыннан чыгучыларның «шәп булды бу», «бик ошады», «тагын килсеннәр иде» дигән сүзләре концертның күңелләренә хуш килүен әйтеп тора иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев