Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

«Бизнес-класс” проектында кайбычлылар да актив катнаша

Татарстанда эшмәкәрләргә ярдәм итү максатында «Бизнес-класс" проекты тормышка ашырылуы турында бик күпләр хәбәрдар. Әлеге проект буенча укуларда кече һәм урта бизнес вәкилләре, оешма-предприятиеләр җитәкчеләре, студентлар, яшьләр актив катнашты.

"Бизнес-класс" проектының төп максаты-эшмәкәрлек серләренә өйрәтү, бизнес-мохиттә үз юнәлешеңне табып, уңышлы эш башлап җибәрергә ярдәм итү. Безнең республикада гамәлгә ашырылучы бу проектка Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзе теләктәшлек күрсәтә. Әлеге программа алты модульне үз эченә ала. Бу укулар бушлай оештырылды һәм аның прогаммасын өйдән чыкмыйча гына компьютер аша өйрәнү мөмкинлеге дә тудырылды. Кошман авылы кызы, хәзерге вакытта Мәскәү шәһәрендәге югары уку йортларының берсендә белем алучы Алия Сафина да бу проектта катнашкан.
-"Бизнес-класс" платформасында катнашуга Стратегик инициативалар агентлыгы каршында уңышлы яклаган бизнес проектым зур этәргеч бирде. Үземнең уку программасында проектлаштыру фәне булганга, минем бу өлкәдә шактый белемем бар иде.Әлеге платформа ярдәмендә мин проектымны тагын да камилләштерер­гә теләдем. Дөресен генә әйткәндә, өч-дүрт блоктагы биремнәрне төгәл үтәгәч, бу хезмәтнең проект язуда беренче адымнарын ясаган кешеләргә күпкә файдалырак булуын аңладым. "Бизнес-класс"ның информатив лекцияләре һәм биремнәренең мавыктыргыч, кызыклы, файдалы булуын билгеләп үтәсем килә. Авыл жирендә зур планнары булган, ләкин аларны ничек тулысынча тормышка ашырырга белмәгән кешеләр бар. "Бизнес-класс" аларга эшне нинди адымнан башларга, идеяләреңне ничек халыкка житкерергә, аның кайсы якларына басым ясарга кирәклелегенә дә өйрәтә. Бизнес белән кызыксынучылар бу проект аша үзләрен һөнәри яктан үстерүдә зур адым ясый, минемчә.
Арада Алия кебек бизнес­ка тартылучылар күбрәк булсын иде. Тәвәккәл, кыю, эш яратучы кешеләр үзләрен һәр өлкәдә сынап карый ала. Моның өчен мөмкинлеләр тудырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Бизнескласс” проектында кайбычлылар да актив катнаша