«1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» юбилей медале Кайбычта беренчеләрдән булып Салтыйган һәм Борындыкта яшәүче тыл хезмәтчәннәренә бирелде
Район мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көненә багышлап уздырылган тантаналы чарада Бөек Ватан сугышы елларында көнне-төнгә ялгап, алны-ялны белмичә эшләгән тыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләделәр.
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов Салтыйганнан Гөлчирә Бикмөхәммәтовага һәм Борындыктан Фәимә Хөсәеновага «Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» медален тапшырды.
Гөлчирә апа Казан каймасы төзелешендә катнашкан. Ул — сугышта катнашучының тол калган хатыны. Гомер буе колхозда бригадада эшләгән. Тормыш иптәше белән биш бала тәрбияләп үстергәннәр.
Фәимә апа колхозда, терлекчелектә, кырчылыкта эшләп лаеклы ялга чыккан. Тормыш иптәше белән дүрт балага гомер биргәннәр. Хәзерге вакытта Фәимә Хөсәенова аларның хөрмәтендә бәхетле картлык кичерә.
"1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел" юбилей медале Кайбычта беренчеләрдән булып Салтыйган һәм Борындыкта яшәүче тыл хезмәтчәннәренә бирелде
Район мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көненә багышлап уздырылган тантаналы чарада Бөек Ватан сугышы елларында көнне-төнгә ялгап, алны-ялны белмичә эшләгән тыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләделәр.
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов Салтыйганнан Гөлчирә Бикмөхәммәтовага һәм Борындыктан Фәимә Хөсәеновага "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел" медален тапшырды.
Гөлчирә апа Казан каймасы төзелешендә катнашкан. Ул – сугышта катнашучының тол калган хатыны. Гомер буе колхозда бригадада эшләгән. Тормыш иптәше белән биш бала тәрбияләп үстергәннәр.
Фәимә апа колхозда, терлекчелектә, кырчылыкта эшләп лаеклы ялга чыккан. Тормыш иптәше белән дүрт балага гомер биргәннәр. Хәзерге вакытта Фәимә Хөсәенова аларның хөрмәтендә бәхетле картлык кичерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев