Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгы уңаеннан Кошманда үткәрелгән митинг мизгелләре

Бөек Җиңү һәм туган ил турындагы җырлар иртәдән үк олысын да, кечесен дә һәйкәл янынына дәште.

Дүртенче ел рәттән авылыбыз барыбыз өчен дә кадерле булган бу бәйрәмне сугыш ветераннарыннан башка гына каршылады. Дошманга каршы көрәшкән каһарманнарыбыз мәңгелеккә китеп бетсә дә, арабызда сугыш авырлыкларын күргән ике тыл хезмәтчәне — Рәмзия Гатиятуллина белән Сахара Шәрәфиева һәм әти сүзен әйтергә тилмереп үскән 41 сугыш чоры баласы яши.

Илебез тынычлыгы хакына үзләрен аямаган хөрмәтле өлкәннәребезне, авыл халкын, бәйрәмгә кайткан кунакларны котларга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин килде.

— Барыгызны да илебез тарихындагы зур бәйрәм — Бөек Җиңү көне белән котлыйм! — диде ул. — 9 Май — безгә азатлык һәм җиңү китергән көн. Без бу датаны беркайчан да истән чыгармаска тиеш. Чөнки әтиләребез, бабаларыбыз безнең матур киләчәгебез өчен гомерләрен багышлаган. Районыбыздан Бөек Ватан сугышына ун меңнән артык кеше киткән. Аларның яртысыннан күбрәгенә туган җиребезгә әйләнеп кайтулар насыйп булмаган. Күпме балалар әтисез, ятим калган. Сугыштан соң илебезне торгызу да җиңелләрдән булмаган. Тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балаларына, киләчәгебез хакына куйган зур тырышлыклары, намуслы хезмәтләре өчен ихлас күңелдән рәхмәт әйтәм.

Альберт Илгизәрович сугыш чоры балалары Роза Дәүликамова, Роза Иванова, Линар Насретдинов, Әбраретдин Низамиев, Әлфия Өметбаева һәм Фәридә Хәмидуллинага медаль тапшырды. Күптән түгел 60 яшьлек юбилейларын билгеләп үткән Гүзәлия Мозаффарова белән Риваль Салаватуллинны да котлады.

Махсус хәрби операциядә катнашучы авылдашларыбызның әниләре Мөршидә Низамиева һәм Назирә Сәлаховага чәчәк бәйләмнәре тапшырдылар.

Котлау һәм рәхмәт сүзләрен авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина, җирле ветераннар Советы рәисе Розалия Садриева да җиткерде.

— Илебезгә ябырылган дошманга каршы көрәшүче каһарманнар сафында якташларыбыз да үз-үзләрен аямыйча сугышкан. Фронтка киткән 375 авылдашыбызның 269ы туган нигезләренә әйләнеп кайтмаган, — диде Лилия Сафина. — Йөрәкләрендә дошманга нәфрәт хисе дөрләгән, курку белмәс сугышчыларыбызның һәм җиңү хакына фидакарь хезмәт куйган, фронтны һәм бөтен илне икмәк, кием-салым белән тәэмин иткән тыл хезмәтчәннәренең батырлыгы турында якты истәлек күңелләребездә мәңге сакланыр!

Бәйрәм мәктәп укучылары әзерләгән эчтәлекле концерт программасы белән дәвам итте. Митингта катнашучылар Бөек Ватан сугышында һәлак булган, кайтканнан соң бакыйлыкка күчкән авылдашларын бер минут тынлык белән искә алды, алар истәлегенә салынган һәйкәлгә чәчәк бәйләмнәре, веноклар куйдылар. Соңыннан барысы да солдат боткасы белән сыйланды. Өлкәннәр мәдәният йортында әзерләнгән чәй өстәле артында яшьлек хатирәләрен яңартты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев