Кайбыч яңалыклары

"Кайбыч таңнары" газетасы - Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбыч кызы Саниягә бәхет бик авыр бирелде

Сания бишенче бала булып дөньяга килде.

Абый-апалары белән чыр-чу килеп, тату гаиләдә үсте. Олырак апалары, парлашып, туган йорттан китә тордылар. Кечкенә Сания дә эшкә кул арасына керә башлады. Ул үзеннән өч яшькә олырак апасы белән өйдәге вак-төяк эшләрне эшләде. 

Сания балачактан ук шаян, шук, тиктормас булды. Шуңа да аңа әтисе «кара» эшләрне йөкләде, чөнки Сания берсеннән дә курыкмады, җиренә җиткереп эшләде. Өйдә апасы коймак пешерсә, Сания терлек асларыннан тирес чыгарды. Әтисе дә һаман салпы ягына салам кыстырып торды, мактады, яратты. Тагын бераз үсә төшкәч, Сания агач эшләренә дә тотына башлады, чөнки әтисе балта остасы иде. Ул әтисе белән такта ышкылады, бүрәнәләр күтәреште. Шулай эшли торгач, икәү бергә янкорма төзеп чыктылар. Кызчыкка да атасына булышу бик ошый иде. Әтисе аның белән бик горурланды. Әле тагын бик күп нәрсәләргә өйрәнде Сания әтисеннән. Белмәгән эше юк иде. Өйдә плитә янында булу аңа бик ошамый иде, шуңа да һаман урамда, ишегалдында күбрәк эшләп, күңеленә ямь тапты.

Кечкенәдән апасы белән каз бәбкәсе сакладылар, аларны 15 литрлы чиләккә тутыра иделәр дә, күл артындагы чирәмгә алып төшә иделәр. Һәр җәй саен утын кистеләр. Сания, батыраеп китеп, утынын да яра иде әле. Ата-анасы балаларының шундый эшчән булуларын, кул арасына кереп үсүләрен күреп чиксез бәхетле иде. Каз бәбкәсе дигәннән, Саниягә әле ата каз муенын боручы кушаматы да тагылып калды. Чөнки ул усал ата каздан да курыкмады. Бәбкәләре азыгын ашаган өчен, ата каз әллә кайларга оча иде. Шул күренешне күргән апалары Саниядән шактый гына көлеп йөрде. Аңа инде ирдәүкә дип тә дәштеләр. Ләкин Сания генә бернәрсәгә дә игътибар итмәде, үсә бирде, үпкәләмәде.

Сигезенче классны тәмамлагач, дус кызы белән шәһәргә укырга китеп бардылар. Чөнки гаиләдә Саниядән соң да сеңлесе туды. Әти-әнигә безне ашатырга авыр булмасын дип, кызчык олы тормыш юлына чыгып китте. Ул авырлыклардан курыкмады, тәвәккәл булды, тормышны яратучан матур, акыллы кыз булып җитеште.

Дус кызы белән өч ел укып, тулай торакта бер бүлмәдә яшәделәр. Хисапчы һөнәре алып чыктылар. Язмыш аларны аерды, чөнки ул вакытларда башта юллама бирә иделәр. Сания дә күрше районга билгеләнгән иде.

Бер ел эшләгәннән соң кызны башка урынга күчерделәр. Шунда Сания бер егет белән сөйләшеп йөри башлады. Ул әле кияүгә чыгу турында уйламый да иде, әле 18 яше тулды гына бит. Ләкин тормыш без дигәнчә генә бармый икән. Егетнең әнисе (булачак каенанасы) яшьләрнең дуслыгын күреп, эшне үз кулына алды. 

Аларны тиз генә өйләнештереп куярга булдылар. Әлбәттә, Сания карышты, мин бит әле яшь дип тә карады, ләкин аны тыңлаучы да, ишетүче дә булмады.

Аларны, машинага утыртып, Саниянең туган авылына никах укытырга алып киттеләр. Артка юл юк иде. Шулай итеп, ул ир хатыны булып куйды. Аның язмышын башкалар язган иде, күрәсең. Баш иеп торырга ярамый. Алга таба яшәргә, эшләргә кирәк иде. Яшь гаилә шулай матур гына тормыш башлап җибәрде. Ире дә яшь иде, армиядән кайткан гына, олылар әйтмешли, йөреп тә туймаган.

Бәхет бик авыр бирелде аларга. Чит авыл, чит кешеләр. Ләкин Сания бирешергә уйламады. Янында яшь хатыны булса да, ире җае чыккан саен уҗымга керергә яратты. Бик күп түзде Сания бу күренешләргә, ләкин сер бирмәде. Бер-бер артлы ике кызлары туды. Ир дигәненә балалар да, хатын да кирәкмәде. Сания аерылу турында уйларга да курыкты, әти-әнисе, туганнары ни әйтер?! Еллар үтә торды, ләкин ире генә акылга утырырга уйламады. Яратмаган гаиләсе янына кайтырга оялдымы, белмәссең.

Яшь булса да, Сания зирәк, акыллы хатын булды. Иренә йомшак, ягымлы иде, эчендәге кара еланны тышка чыгармады, балалары хакына барысына түзде.

Чөнки ул алдагы көннәрен күрә белде, үзенең алдына юнәлеш куйды. Кызлары да әтиләрен бик яратты. Әтиләре атналап кайтмаган вакытта, әти исе килә дип, аның күлмәкләрен иснәделәр. Шуларны күреп, Сания балалары күрмәгән вакытта илереп-илереп елый иде. Алга таба яшәүләре бик кыен иде. Тирә-күршеләр, белгән кешеләр иренең кемнәр белән йөргәнен өйгә килеп сөйләде.

Язмышы нинди генә ачы булмасын, Саниянең бәхетен чит-ятларга бирәсе килмәде. Башын ташка бәрә-бәрә эшләде, балалары белән мәш килде, тормыш арбасын үзе сөйрәде, сыерлар, бозаулар, сарыклар, каз-чебиләр үстерде. Бер эштән дә курыкмады, сыгылып төшмәде. Һаман да үзенең якты киләчәген көтә белде — һәм ул килде. Сабыр төбе — сары алтын диләр. Сания дә башына төшкән барлык кыенлыкларны җиңеп чыкты. Аңа да бәхет кошы килеп кунды. Балалары үсеп ояларыннан — туган нигездән очты, оныклар бүләк итте. Сания дә ире белән тыныч тормыш итә, балалары, оныклары тормышлары белән яши башлады. Кызлары әниләре белән горурланды, чөнки нинди генә булса да ул аларны әтисез итмәде.

Әйе, бу тормышта үзеңнең бәхетең өчен көрәшергә кирәк. Бүген Сания лаеклы ялда, кунактан-кунакка йөри, оныклары да әбисен бик ярата, хөрмәт итә.
Сания белән иренең бергә тора башлауларына киләсе елда 40 ел була — мәхәббәт дими, ни дисең!

Әлеге фото ясалма фәһем ярдәмендә әзерләнде.

Сөембикә Натфуллина, 
Федоровское

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

1

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев