Имәнле Бортас авылында яшәүче Әнисә Зәйнуллина: «Күзләре күрмәүче егеткә кияүгә чыгып, алтмыш ел бәхетле гомер кичердек»
Чын ярату романнарда һәм киноларда гына ул дисәләр, ышанмагыз.
Таһир-Зөһрә, Ләйлә-Мәҗнүн, Йосыф-Зөләйха мәхәббәте белән яшәүчеләр безнең арада, чын тормышта да бар. Рәхимулла белән Әнисә язмышы да — тугры мәхәббәткә, сабырлыкка мәдхия. Алтмыш ел бергә матур гомер кичереп, Әнисә апа ике ел элек пар канатын югалта. Рәхимулла абый, бу җирдә 85 ел яшәп, кадерләп-сөеп кенә яшәгән хатынын, биш баласын, онык-оныкчыкларын бер тапкыр да күрмичә, бакыйлыкка күчә. Яшьли күрү сәләтен югалта ул, шулай булса да, яшим, дип яшьнәп яши.
Рәхимулла Зәйнуллин Имәнле Бортас авылында сау-сәламәт бала булып туа. Күпчелек яшьтәшләре кебек армиядә хезмәт иткәннән соң, Коми Республикасының Инта шәһәрендәге шахтага эшкә керә. Сөлек кебек 23 яшьлек Рәхимулланы гомерлеккә сукыр калдырган фаҗига да шунда килеп чыга. Шахтада көчле шартлау килеп чыгып, мастер һәлак була. Рәхимулла, сигез көн аңсыз ятып, үлемне җиңә-җиңүен, ләкин бер күзен бөтенләй югалта, икенчесе яктылыкны гына аера торган булып кала.
«Үзең таптың, үзең каптың, тор!»
Савыгып аякка баскан егетне тормыш сукмаклары кабат туган ягына алып кайта. Шул сукмаклар алар авылына, аңа гомерлек насыйп ярын Әнисәсен китерә. Туксан яшендә булса да, Әнисә апа Рәхимулласы белән танышу һәм кавышуны бүгенгедәй яхшы хәтерли.
— Язмышым шулай булгандыр инде. Кама Тамагы районы Олы Мәрәтхуҗа авылыннан мин. Ун ел Казандагы «Татваленок» фабрикасында бригадир булып эшләдем, — дип башлады ул сүзен. — Хезмәттәшем Хәлимә Рәхимулла абыегызның кодачасы иде. Ул мине шушы авылга кунакка алып кайтты һәм без Рәхимуллаларга хәл белешергә килдек. Танышуыбыз менә шулай булды безнең. Насыйп эшедер инде. Артымнан йөрүчеләр, сүз катучы егетләр дә булды. Алар белән сөйләшеп тә тормадым. Булачак иремнең фаҗигале язмышы турында миңа алданрак, аның белән танышканчы ук сөйләгәннәр иде. Яратудан бигрәк, кызгану хисе көчлерәк булды ахры. Ләкин Рәхимуллам дөнья бәясе кеше булып чыкты. Очрашып йөрмәдек, 1960 елның көзендә кунакка кайткан идем, алтмыш бернең гыйнварында өйләнештек.
Әнисә апаның әти-әнисе, кызларының сукыр егеткә кияүгә чыгуына бик кыенсыналар, ләкин каршы килмиләр. Әтисенең сүзе бер була: «Үзең таптың, үзең каптың, тор!». Үзләренең як кешесе булмагач, кияүләренең күркәм холыклы, акыллы кеше булуын аннары гына беләләр, аны хөрмәт итеп яшиләр. Шулай итеп, яңа гаиләгә нигез салына. Өч ел ике килен бер түбә астында яши.
Бәхетле гомер кичерә Зәйнуллиннар.
— Әрләшмәдек, талашмадык, тату булдык. 1975 елда яңа йорт салып чыктык. Каенанам Рәхилә белән 35 ел яшәдек. Бортаста бер кеше дә безне начар яшәде дип әйтмәс. Алтмыш яшемә кадәр колхозда төрле эшләрдә эшләдем, — диде Әнисә апа.
Биш бала тәрбияләп үстерәләр. Хәлим, Гомәр һәм Госманнары — Мәскәүдә. Фәритләре хатыны Зөбәрҗәт белән бүгенге көндә Әнисә апа янында, аны тәрбияләп яшиләр. Туган-тумачаны һәрвакыт якты йөз белән каршы алып, аларның рәхмәтен ишетеп яшиләр. Дүрт малайдан соң көттереп туган кызлары Наилә Казан шәһәрендә гомер кичерә.
Язмышына үпкә сакламый
Янәшәбездә еш кына күзе күреп тә, дөнья матурлыгын күрмәгән, колаклары сау-сәламәт булып та, якыннарының җан авазын ишетмәгәннәрне очратырга туры килә. Маңгай күзе күрмәсә дә, Рәхимулла абыйның күңел күзе үткер була. Бакча үстерергә, алмагачлар утыртырга ярата ул, җир эшеннән тәм таба.
— Безнең әти шулкадәр сизгер кеше иде. Алмагачларның ботакларын тотып карап, аларның киләсе елда нинди уңыш бирәчәген көздән үк әйтә иде, — диде улы Фәрит абый. — Бер эштән куркып тормады ул. Чүп тә утады, утынны да үзе кисеп ярды.
«Рәхимулла абыйның эх, күзләрем күрсә иде, дигән вакытлары булмадымы?» дигән соравыма Фәрит абый болай дип җавап бирде:
— Юк, әтидән беркайчан да андый сүз ишеткәнебез булмады. Ул язмышым шундый, дип яшәде. Сабыр кеше булды, күңел төшенкелегенә бирелмәде. Безне дә сабырлыкка өндәде.
Гадәттә гаиләдә ир белән хатынның берсе — ут, икенчесе су. Рәхимулла абый белән Әнисә апа, киресенчә, охшаш була.
— Үзем дә сабыр идем мин. Алтмыш ел бергә гомер иттек, бер тапкыр да сүзгә килмәдек, матур яшәдек. Авыл советыннан килгәч тә, Рәхимулла абый, Әнисә апа, сез бөтенесе өчен үрнәк, дип
әйтәләр иде, — диде Әнисә Зәйнуллина. — Кеше белән сөйләшергә оста иде, сүзе гел үтте, аны беркайчан да кире какмадылар.
Рәхимулланың абыйсының кызы Сәрия Зәйнуллина да аны җылы сүзләр белән искә алды: «Абыебыз яхшы ир, әти һәм туган булды», киң күңелле, ярдәмчел иде«.
Рәхимулла абыйның зиһене һәм хәтере дә яхшы була. Өйдәгеләр телефон номерларын аннан гына сорап белгән. Ул радио тыңларга яраткан, җырларны тиз отып алган. Үзлегеннән өйрәнеп, намазга да баса.
«Бер тапкыр булса да, әти безне күрсен иде»
— Әти-әнием турында сөйләү — үзе бер рәхәт, — ди Зәйнуллиннарның кызы Наилә апа. — Мин 51 яшемә кадәр алар назында яшәдем. Әти киткәнгә ике ел вакыт узса да, ул һаман да исән кебек. Алар, бер-берсен хөрмәт итеп, бик матур гомер итте, тату булдылар. Әтиебезнең начар сүз әйткәнен, кычкырып сөйләшкәнен, сүгенгәнен хәтерләмим. Әниебез аның белән таш стена артында яшәгәндәй, авырлыкларны тоймыйча, бәхетле гомер кичерде. Әтием үстергән алмагач бакчасы кебек зур бакча авылда бүтән беркемдә дә юктыр. Күзләре күрмәсә дә, берәрсе белән барып булса да, агач үсентеләре алып кайтып утыртты, аларның һәрберсенең сортын белде. Җир җимертеп бакчада эшләде, суын да сипте, чүбен дә утады. Күзе күргәннәр дә хәзер алай яшәми. Әтинең китүен әни бик авыр кичерде. Алар гел бергә иде бит. Хәзер дә, элеккечә, әти диванда ятып тора, әни аның аяк очында дога укып утырадыр кебек. Һәр атнаның җомгасында алар мине әнә шулай каршы ала иде бит.
Наилә апа күңел түрендә иң зур хыялын саклап яши. «Эх, могҗиза булсын иде дә, соңгы сулышын алганда булса да күзе ачылып китеп, әтием беренче һәм соңгы тапкыр безне — әниебезне, балаларын, оныкларын күрсен иде», дип тели ул. Кызганыч, зарыгып көткән могҗиза гына булмый кала, 60 елдан артык караңгылык кына күреп яшәгән Рәхимулла абыйның күзләре ачылмый, мәңгелеккә йомыла. Тормыш дәвам итә. Язмам герое утырткан бакча да, һәр яз саен яшелләнеп, ап-ак чәчәкләргә күмелә. Балалар, онык-оныкчыклар җыелып, әтиебез алмалары бит, дия-дия, татлы җимешләрдән авыз итә. Рәхимулла абый аларны күкләрдән күзәтеп, сөенеп ятадыр, хәзер инде аның күзләре дә күрәдер сыман тоела.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев