Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Бортас авылында модульле кибет ачылды

2019 елның 29 декабре Бортас авылы халкы күңелендә истәлекле көн буларак кереп калыр. Чөнки нәкъ шул көнне биредә яңа төзелгән модульле кибет файдалануга тапшырылды.

Авыл халкының шатлыгын уртаклашырга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Татарстан кулланучылар берлеге рәисе урынбасары Фаяз Сәмигуллин, башкарма комитет җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Эльвира Заһидуллина, Мәлки авыл кулланучылар җәмгыяте рәисе Салават Халиков, Кече Мәме авыл җирлеге башлыгы Елена Алексеева килгән иде.
- Бортас авылы яныннан Кар кызы белән үтеп барганда, биредә нинди тамаша икән, халык күп җыелган дип, сезнең янда тукталырга булдык. Сездә бүген зур шатлыклы вакыйга, яңа кибет ачыла икән. Кибетегез гөрләп эшләсен, сәүдә уңышлы барсын, кибет киштәләре төрле товарлардан сыгылып торсын, халкыгыз бай, сәламәт булсын, - дип сүзен башлады тантанага килгән Кыш бабай.
Авылның үзешчәннәре халыкны матур җырлары белән сөендерде.
Аннан соң, сүз Альберт Рәхмәтуллинга бирелде.
- Халык җыенында авылга кибет кирәк дип, үтенечегезне белдергән идегез. Сүзебездә тордык, менз яңа кибет сафка басты. Республика программасы ярдәме белән төзелгән кибет өчен беренче чиратта республикабыз Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәтлебез. Кечкенә авылларда яшүчеләрне кайгырту – безнең төп бурычларыбызның берсе.Шушы араларда Кече Кайбыч авылында да шундый кибет ачылачак. Барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм, ул безгә бары уңышлар гына китерсен, - диде Альберт Илгизәр улы.
- Республика программасы нигезендә соңгы ике елда Татарстан районнарындагы авылларда модульле 80 кибет ачылды, шуның 23е, быел төзелде. Кайбыч районында өченче модульле кибетне файдалануга тапшырабыз. Киләчәктә Кайбычта кафе, кулинария кибете дә төзергә планлаштырабыз. Әлеге кибет авыл халкына озак еллар хезмәт итсен, сатып алучылар сатучылар эшеннән канәгать булсын өчен без барын да эшләрбез, - диде Фаяз Сәмигуллин.
Авыл халкының шатлыгын уртаклашып Елена Алексеева, Салават Халиков чыгыш ясадылар, төзелеш барышында ярдәме өчен район башлыгына рәхмәтләрен белдерделәр.
Авыл халкы исеменнән чыгыш ясаган Мөршидә Гарәфетдинова да кибет төзелешендә катнашкан һәркемгә рәхмәт сүзләрен ирештерде.
Тантаналы төстә кызыл тасманы кискәннән соң, халык кибеткә узды. Яңа кибетнең беренче сатып алучысы да Альберт Рәхмәтуллин булды. Ул тантанага килгән сабыйларга да күчтәнәчләр таратты.
-Безнең авылда элек район кулланучылар җәмгыяте кибете эшли иде. Аның ябылганына да 5- 6 ел үтте. Аннан соң шәхси эшмәкәр үз кибетен ачты. Кызганыч, ул да кибетен ике ел элек япты. Авылда кибет булмагач, бик кыен иде. Кайбыч икмәк комбинатының авто- кибете атнага өч тапкыр килеп ипи сатты. Мәлки авыл кулланучылар җәмгыятенең автокибете атнага бер килеп сату итә иде. Салкында машина көтүе өлкәннәр өчен читенрәк иде. Кибет бик матур килеп чыкты, Ходай кушып эшләсен генә, - диде хуҗалыкта озак еллар зоотехник булып эшләп лаеклы ялга чыккан Фазгилә апа Саттарова.
Яңа кибеттә авыл халкына Елизавета Калгина сәүдә хезмәте күрсәтәчәк. Яңа кибет Бортас авылы халкына Яңа елга зур бүләк булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев