Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Борындык кызы Гүзәл Хәйруллина көмеш медальгә лаек булды

14-18 мартта Омск шәһәрендә 2004 елгы һәм аннан яшьрәк үсмерләр арасында бадминтон буенча Россия беренчелегенә шәхси - команда ярышлары булды.

Ил күләмендә узган ярышта Татарстан Республикасы җыелма командасы составында Борындык төп мәктәбе укучысы Гүзәл Хәйруллина да катнашты. Ул Мөслим районыннан Айнур Җәлилов белән катнаш парлы категориядә чыгыш ясады. Алар, Россиянең башка төбәкләреннән килгән көчле бадминтончылар белән уйнап, көмеш медальгә лаек булды. Гүзәл кызлар белән парлап уйнау категориясендә Тәтеш шәһәреннән Валерия Таҗиева белән бергә чыгыш ясады һәм бишенче урынга чыкты. Составында Саба, Алексеевск районнары спортчылары да булган Татарстан җыелма командасы бу ярышларда бишенче урынны яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Борындык кызы Гүзәл Хәйруллина көмеш медальгә лаек булды