Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Борындык кызы Татарстан Дәүләт Советына барды

Президент, Дәүләт Советы рәисе һәм башка җитәкчеләребез ничек яши, кайда эшли - бу турыда уйлап карамаган, кызыксынмаган кеше бармы икән?! Алар хакында күбрәк белүдән, кулларын кысудан, күзгә-күз карап сөйләшеп утырудан кем генә баш тартсын икән?! Мин дә бу хыял белән янып яши идем. Һәм, ниһаять, хыялым чынга ашты!

19 апрельдә "Ялкын" журналы редакциясе, үзе белән хезмәттәшлек итүче иң актив яшь дусларын җыеп, ТР Дәүләт Советына Фәрит Мөхәммәтшин (!) белән очрашуга алып барды. Иң куанычлысы: анда мин дә бар идем!
Башта без, Татарстанның төрле төбәкләреннән килгән балалар, «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте бинасына җыелдык. Аннары Дәүләт Советына киттек. Анда, иң беренче эш итеп, безгә экскурсия оештырдылар. Депутатларның ничек эшләве, нинди бүлмәләрдә утырулары турында сөйләделәр һәм күрсәттеләр. Дәүләт Советының үз китап­ханәсе һәм музее да бар икән, анда да булдык. Ни генә юк биредә: портретлар, Николай I заманыннан калган документлар, тәңкәләр, тарихи экспонатлар, статуэткалар... Дәүләт Cоветы рәисе җыелышлар үткәрә торган конференцзалларга да кергәч, үзебезне депутатлар урынында хис иттек. Иң кызыгы: аларга, очрашу вакытында язып бару өчен, блокнот һәм карандаш бирелә икән. "Ә нигә ручка түгел?" дигән сорауга экскурсовод: "Карандаш язу өчен дә уңайлы ", - дип җавап бирде.
Экскурсиядән соң безне махсус әзерләнгән залга алып керделәр. Анда П хәрефе рәвешендәге өстәлләрдә һәр кешенең кая утырырга тиешлеген күрсәтүче кәгазьләр тора иде. Анда һәрберебезгә "Татарстан Республикасы Дәүләт Советы" диеп язылган блокнот һәм ручка, кайнар чәй, хөрмә-җимеш­ләр, печенье-конфетлар куелган. Тиешле урыннарга утырдык. Күп тә үтмәде, залга Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин керде. Без аны басып каршы алдык. Очрашканчы, башыма нинди генә уйлар килмәгән иде: шундый дәрәҗәле кеше безнең белән сөйләшеп тә тормас инде, дип борчылган идем, ә ул - гап-гади кеше икән! Һәрберебезнең соравын игътибар белән тыңлап, җавап бирде. Без ике сәгать эчендә аның бөтен тормышы турында белеп калырга тырыштык: балачагы, мәктәп еллары, дуслары турында, ничек ял итүе, нәрсә белән кызыксынуы, гаиләсе, ашарга пешерә беләме икәнлеге турында сораулар яудырдык. Минем дә күптән күңелемне кытыклап торган соравым бар иде:
- Фәрит Хәйруллович, сезнең кебек уңышка ирешү өчен, эшне нәрсәдән башларга кирәк, - дидем мин.
Ул исә:
- Моңа бер генә җөмлә белән җавап биреп булмый. Беренче чиратта син, укучы буларак, мәктәптә бик яхшы укырга тиешсең. Әти-әниеңнең тәрбиясендә үсәргә, начар компанияләргә иярмәскә, дөрес даирә сайлый белергә кирәк. Үзеңнең кызыксынуларың, алга таба китәргә җыенган юнәлешең булырга тиеш... - диде.
Мин бу очрашудан Дәүләт Советы рәисе турында башкалардан ишетмәгән өч төрле ачыш ясап кайттым.
Беренче ачыш: Безнең Дәүләт Советы җитәкчесенең, мәктәптә укыганда, начар билге дә алганы булган икән. Ләкин бу аңа зур кеше булырга һич кенә дә комачауламаган!
Димәк, начар билге алдым дип, беркайчан да төшенкелеккә бирелергә ярамый икән!
Икенче ачыш: Фәрит Хәйруллович рус авылында туып-үскән, рус телендә укыган, дуслары белән дә русча гына сөйләшкән. Алар авылда бердәнбер (!) татар гаиләсе булган. Ләкин шуңа карамастан, хәзер ул менә дигән итеп татарча сөйләшә!
Димәк, теләгең булса, бөтен нәрсәгә дә өйрәнергә мөмкин икән!
Өченче ачыш: Очрашуга барыр алдыннан куркуларыбыз юкка гына булган, чөнки Фәрит абый - үзебезнең әтиләребез, дәү әтиләребез кебек гади һәм бик ягымлы, әйбәт кеше икән!
Димәк, бөеклек - гадилектә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Борындык кызы Татарстан Дәүләт Советына барды