Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Борындык мәктәбе укучысының ришвәтчелек турында уйланулары

Ришвәтчелек, ялагайлык, икейөзлелек...Бу ямьсез сүзләр җәмгыятебезгә соңгы вакытта килеп кергән күренешләрнең атамасы. Алар кешеләр арасындагы матур мөнәсәбәтләрне: дуслык, ярдәм итү, миһербанлылык дигән төшенчәләрне юкка чыгара.Нәрсә соң ул ришвәт? Кем ул ришвәтче?

Ришвәт - ул берәр төрле үтенечне, сорауны, мәсьәләне уңай хәл итүне сорап, югарырак баскычта булучыга күпмедер күләмдә акча яки әйбер бирү. Менә шунда башлана инде кешеләрне катламнарга бүлү: югары катлам, түбән катлам... Нәкъ капитализмдагыча. Элек, әниләр яшь чагында, әбиләр яшәгән чорда кешеләрне катламнарга бүлмәгәннәр, бомжлар да булмаган. Барлык кешеләр дә бертигез булган. Хәзер алай түгел.
Ришвәт бирү һәм алу дин ягыннан караганда да - хәрам эш, ди минем дәү әни. Ә хәрам мал үз артыннан икенче хәрамны ияртә. Шулай итеп, ришвәт алучы да, ришвәт бирүче дә гөнаһлы. Хәрам мал начар. Ул начарлыкка алып бара. Андый мал тынычлыкны бетерә.
Бер караганда, барыбыз да бу дөньяда бары бер генә тапкыр яши. Аллаһ тарафыннан бирелгән шул гомерне дә хәрам гамәлләр кылып яшә инде ә? Үзебездән соң хәерле балалар калдырырга тырышырга тиеш без, дип сөйли олылар. Ә ришвәт алучының баласына хәрам мал кала түгелме соң? Ул тыныч яшәрме икән? Ата-аналарының ялгышлары, балаларының язмышларында чагылмый калмаса ярый да бит. Ришвәт алучы аңлы рәвештә үзенең тормышын куркыныч астына куя, балаларын, оныкларын, гомумән, үзеннән соң килгән буынын хәрамга күмә. Хөсетлек, байлыкка кызыгу, көнләшү, бер-береңнән уздырып югарыга үрмәләү, биегрәк йорт салу, яхшырак иномарка алу - яшәү рәвешенә әйләнә, ул кешенең күзе тона, акчадан башканы күрми торган була. Табигатькә чыкса - бары шашлык пешереп, корсак тутыру өчен генә, чит илгә китсә - байлыгын күрсәтергә. Ул кеше матурлыкны күрми, аның күңелендә моң юк. Мескен ул. Дәү әнием Әлфия Гыймадиева ришвәтнең асылын шигъри юлларга салган.
Ришвәтче - ул кеше түгел,
Җансыз, хиссез бер өрәк.
Ришвәт - хәрам, ул җинаять,
Ришвәт алмаска кирәк.
Ришвәт бирмәскә кирәк.
Нигә кирәк миллионнар,
Куркып үтә төннәрең.
Кайчан очы чыгар диеп,
Борчу тулы көннәрең.
Максаты тик карьера.
Әйтерсең лә кар ера.
Теле белән лаф ора,
Фактически афера.
Хәзер бер-берең белән аралашу чаралары күп. Телевидение, матбугат, интернет аша күрше төбәкләрдә, дөньяның төрле почмакларында булган вакыйгаларны сәгате-минуты белән белеп була.
Телевизорны кабызсаң, теге яки бу өлкәдә мил­лиардлаган суммада ришвәт алучылар турында ишетәсең. Әнә «Воронины» фильмы персонажы Костя, әнисенә хастаханәдә урын булмагач, ике мең сум күләмендә акча биреп, эшне җайлый, әнисенә урын табыла. Ришвәтме? Ришвәт!
Газета материалларына нигезләнеп караганда, төрле илләрдә ришвәт алучыларга җәза бирү төрлечә. Кытайда андыйларның кулларын кисәләр дип ишеткәнем бар. Кайдадыр хәтта үлем җәзасына да тарталар икән. Намуслы, гадел кеше беркайчан да ришвәт бирмәс һәм алмас дип беләм. Аның бирүчесенә дә, алучысына да җәза бирергә кирәк.
Кеше, ришвәт биргәнче, җитәкчеләргә гозерен курыкмыйча җиткерергә тиеш. Ә алар гадел, акчага мөкиббән китми торган, кешеләр турында кайгыртучан булсын. Ришвәтне бетереп буламы? Була. Аны һәр кеше үзеннән башларга тиеш. Вазифаларына бәйле рәвештә беркайчан да ришвәт алмасалар һәм кул астындагы хезмәткәрләренең дә намуслы булуын таләп итсәләр, ришвәтчеләрне фаш итеп, беркайчан да җитәкче итеп куймасалар - була! «Бетсен ришвәтчелек, бетсен урлашу». «Без ришвәтчелеккә - юк дибез!» дип плакатлар да гына түгел, гадәти тормышта да әйтерлек булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Борындык мәктәбе укучысының ришвәтчелек турында уйланулары