Иң яхшы Сабантуй беләсезме нинди була - читтән килгән кунаклар да, бу авыл халкына карап, "Их! Мин дә бу авылныкы булсам иде!" дип көнләштерерлек итеп бәйрәм ителгәне. Борындык авылы халкының бердәм булып, бик күңелле бәйрәм итүләрен карап торганда минем дә күңелемне әллә ничә тапкыр менә шул уй чеметеп узды.
Бәйрәмгә, инде соңга калдык дип ашыгып килеп җитсәк тә, чирак кунаклар булдык әле без. Сабантуйга җыелу вакытын монда авыл халкы үзе генә белеп йөри икән, монысы да элеккедән калган аерым гадәт булып чыкты.
Ә Сабантуй урыны шә-ә-әп Борындыкның! Еракта, иң үзәктә Чулпан тавы күренеп тора, Сабантуй аланы үзе Зөя буендагы ышык агачлыкларга, рәхәт бер урынга елышып утырган. Бу җирләргә элек халык кыр юлы буйлап җәяүләп килгән булса, халык хәзер машина белән генә җилдертә. Машинага туган-тумача, түбәтәйле аксакаллар, ак яулыклы әбиләр, чыр-чу килгән оныклар да сыя, шулай итеп гаилә белән берләшеп һәркем Сабантуйга килә.
Мәйданда музыка, котлаулар яңгырый. Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатима Бикбова хезмәт алдынгыларын котлады, бүләкләр тапшырды. Аннан Зөя елгасы киңлекләренә ишетелерлек итеп аятьләр яңгырады.
- Җиргә бөртекләр салдык, тырышып эшләдек. Без бүген шушы тырышлыгыбызны бәйрәм итәргә җыелдык. Хәзер иген үсеше Аллаһ рәхмәтендә, әйдәгез хәерле уңышлар насыйп булсын, дип бер дога кылыйк, - диде ихлас күңелдән Борындык авылы имамы Тәфкил абый Сафиуллин. Нәкъ менә бу сүзләрдә милли бәйрәмебезнең асылы ачылды да инде. Югыйсә, күпләр мәйданга килеп, ни өчен бәйрәм итеп йөргәнен дә белми кайтып китә кайчак... Мәйдан уртасына ап-ак кәчтүм-чалбарлы 87 яшьлек Галимҗан абый Бикмуллин чыгып баскач, халык бер мәл тынып торды. Авылның иң өлкән кешесе сүз алды бит! Галимҗан абый авылдашларын котлап, җырлап та күрсәтте. Һай, йөрәк һаман унсигездә икән әле аның! "Яшь йөрәккә нигә ялкын салдың, утларында үзең янмагач," - ди бит, әнә! Башка елларда Галимҗан абый мотороллерда килә торган булган икән, быел гына ул гадәтен ташлаган.
Ул арада ат чабышы тәмамланганны хәбәр иттеләр, беренче булып Рамил Шигапов килгән! Колганың иң очына ....кыю йөрәкле егет - күтәрелгән.
Ул да түгел, мәйданга төсле тасмалар, тукымалар, матур сөлгеләр белән бизәлгән җигүле ат килеп керде. Өлгерләр - мәйдан тирәсеннән йөгереп килеп ат арбасына сикерде. Ат дилбегәсе Илһамия апа... кулында иде.
- Үзем Борындык кызы булсам да, хәзер яшел Үзән районында яшим. Сабантуйга килеп, ат бизәп чыктым, бизәлгән атларсыз Сабантуй буламы ни?! - диде ул.
Чыннан да, Борындыкның Сабантуй гадәтләренә тугры калган авыл икәнлегенә торган саен ышана бардык. Берзаман мәйданга бик актив рәвештә ир-атлар, аннан хатын-кызлар чыга башлады: еракка кәлүш ыргыту буенча уен башланган икән! Әй, оча гына кәлүшләр! Соңыннан белдем, авылның күптәнге гадәте, ди бу уен, элегрәк резин итек атып уйнаганнар, хәзер кәлүшкә күчкәннәр. Балалар уеннары, аркан тартыш, гер күтәреш, уеннар гөрләде генә. Иң күп күзгә чалынган күренеш: мәйдан тирәсендә күпләрнең бер-берсе белән кочаклашып күрешүләре. Сабантуй - таныштыру, кавыштыру, классташлар, нәсел-нәсәбәнең очрашу урыны да шул әле ул. Авылдашларның шулай кочак җәеп бер-берсен сәламләве - дуслык, татулык турында сөйли иде.
Борындык авылының баш батыры булып - күрше авыл егете Илфат Шагиахметов калды. Ә батыр асты - Борындык егете Сирин Ахметшин булды.
Бер мәлне, инде халык тәмам бәйрәм хисе белән мавыкканда кара болытлар куерып, яңгыр яварга кереште. Авыл имамының теләкләре чынга ашты, дип юрадык без. Тик халык кайтырга ашыкмады. Яңгыр узгач, уеннар-җырлар әле озак дәвам итте. Кайтыр юлга кузгалгач та, кабат-кабат милли бәйрәмебез гөрләгән тугайга борылып карадым: авыл рәхәтләнеп ял итә иде...
Борындык авылы Сабантуеның үз рухы, энергиясе бар шул аның, шунысы шәп! Оештыручылар да молодцы!
Нет комментариев