Кайбыч яңалыклары

"Кайбыч таңнары" газетасы - Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Борындык авылы урманында Мәтрүшкә бәйрәме узды

Кайбычның Борындык авылы урманы үзенең мәтрүшкәле, җиләкле аланнары белән дан тота.

  Шуңа да бәйрәмнең Борындыкта узуы очраклы гына түгел. Урынын белеп барсаң, анда мәтрүшкәне урак белән урып алырдай урыннар күп.
Мәтрүшкә бәйрәме "Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасының Борындык авыл җирлегендәге җитәкчесе Зөлфия Сафиуллина инициативасы белән оештырыла. Ул алты ел рәттән үткәрелде, быелгысы- җиденчесе. Бәйрәмдә авыл җирлекләренең ветераннар Советлары рәисләре, “Ак калфак” оешмасы хатын-кызлары, район авылларының китапханәчеләре катнашты. Урманга ике автобуста төялеп бардылар. Әлбәттә, район күләмендәге бу чара район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин ярдәме белән уза. 
“Ак калфак” оешмасының Кайбычтагы бүлеге җитәкчесе Җәмилә Сагиева әйтеп узганча, бу очрашуның максаты — борынгыдан килгән гореф-гадәтләрне саклау, сәламәт яшәү рәвеше алып бару, туган ягыбызның табигате белән хозурлану, халкыбызның ялын күңелле итеп оештыру. Район ветераннар советы рәисе Рушания Лотфуллина пенсионерларның бу чараны ел саен көтеп алуларын әйтте.  
Бәйрәм җыр-биюләр белән дәвам итте, гарманчылар кулыннан гармун төшмәде. “Мәтрүшкәләр, кипкән мәтрүшкәләр, ераклардан әнкәй җибәргән”, дип җырлый-җырлый мәтрүшкә җыйдык.  
Төрле милләт вәкилләрен берләштергән бу чара халыклар дуслыгының ачык мисалы. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

1

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев