Кайбыч яңалыклары

"Кайбыч таңнары" газетасы - Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Борындык авылында туып-үскән тыл хезмәтчәне Гөлсинә Сабитова дәүләт бүләгенә лаек булды

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов алдынгы татарстанлыларга Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Бүләкләнүчеләр арасында Борындык авылында туып-үскән 95 яшьлек тыл хезмәтчәне Гөлсинә Мәлик кызы Сабитова да бар. Ул Татарстан Рәисе кулыннан «ТАССР төзелүгә 100 ел» дигән истәлек медален алды.

Бүләкләү тантанасы Казан Кремлендә узды. Ул 1 Май бәйрәме һәм Җиңү көне уңаеннан оештырылды.

Татарстан Рәисе сайтында хәбәр ителгәнчә, Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елында Татарстанның барлык районнарында да хезмәт геройларын һәм Ватанны саклаучыларны хөрмәтләү чаралары киң колач белән узуын билгеләп үтте. Ул мондый чараларның хезмәткә һәм хәрби бурычка ихтирам тәрбияләүгә, тарихи хәтерне саклауга, яшь буынны чын геройлар үрнәгендә үстерүгә юнәлдерелүен ассызыклады. 

Гөлсинә Мәлик кызы Сабитова 1931 елның 2 гыйнварында Борындык авылында дөньяга килә. Гомер буе намуслы хезмәте белән танылган Гөлсинә апа «Куйбышев» колхозында кырчылыкта эшли, яшелчә үстерүче әтисе Мәлик абыйга булыша, соңрак интернат-мәктәп ашханәсендә пешекче булып хезмәт куя. Тормыш иптәше Рәхиб абый белән дүрт бала — бер ул һәм өч кыз тәрбияләп үстерәләр.

Рәхиб абый озак еллар дәвамында авыл советы, сельпо рәисе, бригадир вазифаларын башкарган, авыл тормышында актив катнашкан. Ире вафат булганнан соң да, Гөлсинә апа колхозда эшләвен дәвам итә, тырышлыгы һәм сабырлыгы белән башкаларга үрнәк булып кала.

Лаеклы ялга чыккач, ул кызлары янына Казанга күчә, оныкларын тәрбияләүдә ярдәм итә. Бүгенге көндә Гөлсинә Сабитова якыннарының кадер-хөрмәтен тоеп, кызлары тәрбиясендә матур картлыгын кичерә.

Әлеге фото ТР Рәисе сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев