Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Борындык мәдәният йорты мөдире #БЕЗБЕРГӘ Халыкара премиясенең төбәк этабында беренче урынны яулады

Борындык мәдәният йорты мөдире Илсинә Хөснетдинова #БЕЗБЕРГӘ Халыкара премиясенең төбәк этабында беренче урынны яулады.

«Кайбыч таңнары» газетасын җентекләп укып, сайтыбыздагы хәбәрләр белән даими танышып баручы аеруча игътибарлы укучыларыбыз бар безнең. Илсинә Хөснетдинова — шуларның берсе. #БЕЗБЕРГӘ премиясе турында ул газетабызның Вконтактедагы төркеменнән укып белә, үзен сынап карарга уйлый һәм уңышка ирешә.
Әлеге премия 2021 елдан РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән булдырылган һәм ул «Мәгариф» илкүләм проектының «Социаль активлык» федераль проекты кысаларында үткәрелә. Аның максаты — Россиядә халыкка ярдәм итүгә һәм тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән иҗтимагый әһәмиятле инициативаларны тану һәм лидерларга булышлык итү, волонтерлыкны популярлаштыру.

 Волонтерлык эше миңа бик якын. Югары уку йортында белем алган чагында ук төркемебез белән әлеге юнәлештә актив эшләдек. Картлар, балалар йортларына, приютларга, интернатларга, тернәкләндерү үзәкләренә барып, концертлар куйдык, бүләкләр ясап тарата идек. Игелекле эшләрне, хәйрия акцияләрендә катнашуны хәзер дә максат итеп куям. Безгә киң күңелле авылдашларым да теләп кушыла. Арада өлкәннәр дә бар. Волонтерлык яшьләргә генә хас түгел. Күңел кушуы буенча, хәленнән килгән һәркем игелек эшли ала, — дип, Илсинә җиңүгә килгән юлы турында сөйләде. — Мин «Мөмкинлекләр иле» номинациясендә «Урам уеннары диалогы» фестивалендә волонтерлар эшчәнлеге" дип исемләнгән проект белән катнаштым. Этаплар күп иде. Иң элек гариза тапшырдым, ул майга кадәр дәвам итте. Июнь уртасына кадәр видеопрезентация әзерләргә кирәк иде. Волонтерлар белән эшчәнлекне сурәтләгән видео төшереп, аны Добро. РФ игелекле эшләр платформасына урнаштырдым. Чираттагы этапта 10 августка кадәр проектын сметасын һәм календарь планын, доклад язып җибәрдем. Алда санап үткән биремнәрнең барысын да уңышлы үтәгәннән соң, #БЕЗБЕРГӘ дирекциясеннән хат килде. Анда, илле баллдан кырык сигезне җыеп, ярымфиналга үтүем турында хәбәр ителгән иде. Мәскәүдәге волонтерлар ассоциациясеннән шалтыратып, проект турында хисап тоту өчен форумга чакырдылар. Ләкин анда бара алмадым, проектым турында өч кешелек комиссия алдында онлайн форматта сөйләдем. Сорауларга җавап бирдем, волонтерлар белән алып барылган эшчәнлек турында презентация күрсәттем. Финал бик якында гына иде, ләкин барып җитеп булмады. Шулай да төбәк этабында никадәр катнашучы арасында үз номинациямдә беренче урынны алуны зур җиңү дип саныйм. Әлеге чарада мин Кайбычта да актив һәм максатчан яшьләр барлыгын күрсәтү нияте белән катнаштым.

Халыкара премия алу өчен быел Татарстаннан 231 кеше гариза биргән, шуларның 43е төбәк этапта җиңү яулады. Аларның берсе — Илсинә Хөснетдинова. Җиңүчеләрне ТР Яшьләр эшләре министрлыгында хөрмәтләделәр. Аларга бүләкләрне министр Ринат Садыйков тапшырды.

— Әлеге очрашу ачык диалог формасында узды. Анда проектларыбыз турында җентекләбрәк сөйләдек, — дип дәвам итте Илсинә. — Министр кулыннан бүләк алу үзе бер дәрәҗә булды. «Сез — кызыклы проектлары булган талантлы шәхесләр, киләчәктә дә сезгә ярдәм итәчәкбез», — дип, Ринат Садыйков безне тагын да тырышып эшләргә, яңа җиңүләргә рухландырды. Безнен Борындык авылы халкы — горурланырлык халык. Мин шушы авылда үсеп, шушында калуым белән бәхетле. Авылдашларыма чын күңелдән рәхмәт. Бу минем генә түгел, Борындык халкының жиңүе. Бердәмлек һәрвакыт уңышка китерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев