Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Борындык мәдәният йортында Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан «Эх, яшьлеккә кайтып килсәң икән...» дип исемләнгән кичә үткәрелде

Бу көнне бездә җылы һәм күңелле атмосфера хөкем сөрде.

Бәйрәмебез, бу кичәгә килгән апа — абыйларны, җылы истәлекләргә һәм ихлас елмаюларга илһамландырды. Кичә , чәй табыны артында башланды, анда өлкәннәр, алып баручыларның сорауларына җавап биреп, үзләренең балачак һәм яшьлек тарихлары белән рәхәтләнеп уртаклаштылар. Аларның сәхнәдә, өстәл артында яңгыраган җырлары ул елларның шатлык, сагыну һәм зирәклек белән тулы чын кайтавазы иде. Кадерле өлкәннәребезне котларга килгән ак аю, кунаклар өчен аеруча сюрприз булды. Аның белән бергә безнең хөрмәтле өлкәннәр дә, үткән заманнарны искә алып, рәхәтләнеп биергә тотындылар.

Ә инде иң кызыклысы, безнең Борындык авыл китапханәчесе Айгөл Гәйнетдинованың, өлкәннәребез өчен кәгазьдән нәфис ак чәчәкләр ясау буенча мавыктыргыч мастер-класс үткәрүе иде. Әй кызыгып ясадылар күрсәгез... Шушы чәчкәләр, апа- абыйларыбызны "Ак чәчәкләр «җырына рухландырып җибәрде.. Бәйрәмебездә ясалган ак чәчәкләр,  кичәбез матурлыгының һәм нәфислегенең гүзәл символына әверелде.

Хөрмәтле өлкәннәребезне шулай ук, Борындык авыл җирлеге башлыгы Алмаз Гайнетдинов, Борындык авылының ветераннар советы рәисе Зөбәрҗәт Хәйбуллина һәм «Ак калфак» хатын-кызлар советы вәкиле Зөлфия Сәфуллина да җылы котлау сүзләре белән күмде. Аларның чын күңелдән сәламәтлек һәм иминлек теләүләре, өлкәннәребезнең никадәр мөһим һәм яраткан булуын тагын бер кат ассызыклады.

Барлык килгән апа абыйларыбызга алланың рәхмәтләре яусын! Шулай һәрвакыт бергә булып, бердәм булып яшик! Мәдәниятыбызның, авылыбызның барлык матурлыгы хөрмәтле өлкәннәребез булуда бит!

 

Хөснетдинова Илсинә, Борындык авыл мәдәният йорты мөдире

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев