Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Борындык мәктәбе укучысы дистанцион уку турындагы фикерләре белән уртаклаша

Дистанцион укуга күчтек. Бүгенге заман технологияләрен кулланып, белем эстәүне дәвам итәбез. Укытучылар экраннардан биремнәр бирә, ә без шуларны үтибез.

Дистанцион уку – бүгенге заманның алдынгы технологияләренә таянып белем алуның бер мисалы. Өйдә утырып та, тиешле белемне үзләштереп бу¬ла икән. Бу алым укучыларда җаваплылык, мөстәкыйльлек кебек иң кирәкле сыйфатларны булдырырга, камилләштерергә ярдәм итә. Һичшиксез, бүгенге заман укучысы укудан тыш вакытта компьютер экранына, телевизорга, телефонга бәйләнгән шул.
Ләкин бу уку-укыту төренең безнең өчен уңайсыз ягы да бар. Укытучы апа-абыйлар белән җанлы аралашу, фикерләшү юк. Сыйныфташлар белән аралашу да җитми. Тәнәфестәге шау-шулар, йөгерү, сикерүләрне тансыкладык. Дистанцион уку чыгарылыш сыйныф укучылары өчен авыррак. Шулай да укытучыларга зур рәхмәт, безнең өчен тырышалар. Аларга сәламәтлек, сабырлык, эшләрендә зур уңышлар телим. Укытучылар булганда бергәләшеп кыен хәлләрдән чыгарбыз. Имтихан бирәсе фәннәрдән әзерләнәсе җиңел түгел. Уртак тырышлык нәтиҗәсендә имтиханнарны да уңышлы тапшырырбыз дип ышанам.
Ни генә булса да , “Уку – энә белән кое казу”, – дип юкка гына әйтмәгәннәр, җиңел түгел. Шулай да уку-укыту эшләре дәвам итә, өзелмәгән , киләчәктә һәрнәрсә үз эзенә төшәр дигән өметтә яшик.

Гүзәл ХӘЙРУЛЛИНА,
Борындык мәктәбенең
9 класс укучысы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев