Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Борындык үзешчәннәре авылдашларын спектакль белән сөендерде

Халыкара хатын-кызлар көнендә Борындык авылы мәдәният йортының «Без кабызган утлар» театр коллективы авылдашларын кабаттан спектакль белән сөендерде.

Күп еллардан бирле эшләп килүче бу коллектив Айгөл Әхмәтгалиеваның "Баш куям тезләреңә«спектаклен сәхнәләштерде. Бу хакта «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасының Борындыктагы бүлеге җитәкчесе Зөлфия Сафиуллина хәбәр итте.

«Баш куям тезләреңә» пьесасы — авылда яшәүче ике гаиләнең катлаулы мөнәсәбәтләренең бер үк вакытта моңсу, әмма якты тарихы. Вакыйга 2000 еллар башында бетеп баручы татар авылында бара. Спектакльдә мәхәббәт, сагыну-сагыш, вөҗдан газабы сурәтләнә.

Күп еллар элек Сабирҗан (Фаил Хәйбуллин), Гөлчирәнең (Илсинә Хөснетдинова) иренең фаҗигале үлемендә гаепле булган. Шәмсенур әби (Минзилә Ярхәмова) һәм Кәшифә (Зөбәрҗәт Хәйбуллина) өчен Сабирҗанның бар дөньяга, ничә еллардан соң ачыктан-ачык гаебен сөйләве, аяз көнне күк күкрәү кебек яңгырады. Үзешчәннәр чын күңелдән уйнады, тамашачыларга үз геройларының эмоциональ яктан катлаулы халәтләрен җиткерде. Тамашачыларның күз яшьләре дә, кызык урында көлү-елмаюлары да моның шулай икәнен күрсәтте.

Сәхнәдә иң яшь башкаручылар — 11 сыйныф укучысы Илүзә Хуҗина (Гөлшат), 8 сыйныф укучысы Резидә Гарәфиева (Инзилә) һәм Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумының 4 курс студенты Алмаз Шиһапов (Ирек), Илдан Тимергалиев (Сафиулла) гаҗәп матур, оста чыгыш ясады. Музыкаль һәм тавыш бизәлеше дә спектакльдә үзенең мөһим ролен уйнады.

Театр — көзге кебек, безнең тормышыбызны чагылдыра. Кайгылы да, шатлыклы да, әмма һәрвакыт искиткеч кызыклы һәм төрле ул. Мәдәният йорты мөдире Илсинә Хөснетдинова һәм аның артистлары бәйрәм көнендә тамашачыларга искиткеч бүләк ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев