Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Борындык янындагы басуда шикәр чөгендере алалар

Районыбызның шикәр чөгендере игүчеләре быел басуларда 3221 гектар мәйданда татлы тамыр үстерде. “Дубрава” җәмгыятенең беренче филиалына караган Борындык авылы басуында әлеге культураны алуга керештеләр.

Борындык бүлекчәсе управляющие Фирдинә Яшина әйтүенчә, биредә 1030 гектар мәйданда шикәр чөгендере игелгән. Басуда 26 сентябрьдән биш “Ропа” чөгендер алу комбайны, бер төяү агрегаты эшли. Әлегә һәр гектардан 280- 300 цернтнер шикәр чөгендере чыга. Без килгәндә, 11 сәгатьләрдә чимал төялгән, тагылмалы (прицеплы) 26 “КамАЗ” автомобиле Буа шикәр заводына озатылган иде инде. Көн ярым эчендә 800 тоннага якын чөгендер тапшырылган. Бер комбайн тәүлек дәвамында 20 гектарда эш башкара. Басудан тулырак репортажны газетаның киләсе саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев