Борындыкның ак әбисенә 95 яшь тулды
Борындыкта яшәүче Йосыповларның иркен, матур йортында бүген зур бәйрәм!
Гаиләнең иң өлкән, хөрмәтле кешесе, ак яулыклы, җор телле Фатыйма әби үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Юбилярны әлеге бәйрәме белән котларга башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фәния Петухова, авыл җирлеге башлыгы Алмаз Гайнетдинов та килгән иде.
Фәния Фәритовна Фатыйма Йосыповага Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын һәм район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның иң изге теләкләре язылган тәбрикләү оркрыткасын, бүләген тапшырды.
Юбилярны котларга балалары, оныклары, оныкчыклары кайткан иде. Кунакларга шат булган әбекәй, чын күңелдән җыр сузды. Берсе артыннан икенчесе еллар өстәлсә дә, күңел көрлеген, шаянлыгын җуймаган ул. Яшьлегендә бик күп михнәтләр күргән булса да, картлыгы бәхетле үтә аның. Бу хакта тулырак газетабызның киләсе саннарының берсендә укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев