Борындыкта да халык җыены җанлы үтте
Анда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, прокурор Алмаз Сөләйманов, район Советы аппараты җитәкчесе Рамилә Айзатуллова, оешма, учреждениеләр җитәкчеләре, авыл халкы катнашты.
Җыен мәктәп директоры Рания Хуҗина чыгышы белән башланды. Ул мәктәпнең уңышлары, тәҗрибә участогында үстерелгән яшелчәнең күләме, балаларны тукландыру турында сөйләде. Бүгенге көндә мәктәптә 34 бала белем ала. Кызганыч, алдагы елларда укучылар саны кимүгә таба бара.
ФАП мөдире Роза Тимергалиева узган ел җирлектә нибары бер генә бала тууы, шул ук вакытта 16 кешенең үлүен әйтеп үтте. Флюорография, диспансеризация узганда халыкның активлыгына басым ясады. Халык фельдшерлар эшеннән канәгать булуын белдерде.
Җирлекнең участок уполномоченные Денис Кузьмин әйтүенчә, биредә 4 җинаять эше кузгатылган. Аларның барысы да ачылып, гаеплеләр үз җәзасын алган.
Җирлек башлыгы Алмаз Гайнетдинов салымнар җыю, җир һәм муниципаль милекне теркәү, халыкның мәшгульлеге, шәхси хуҗалыкларда күпләп терлек асраучылар, авылны төзекләндерү турында сөйләде.
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин эшчәнлекләрен уңай бәяләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев