Борындыкта гомер итүче Миңгалиевлар йортында мәхәббәт яши
Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәгендә «Пар канатлар» дип исемләнгән гаилә бәйрәме булды.
Анда Чувашия Республикасы, Ульяновск, Казан, Әлмәт, Тәтеш, Яңа Чишмә, Алексеевск, Теләче, Кайбыч, Югары Ослан, Балтач, Сарман, Әлки, Кама Тамагы, Чистай, Ютазы, Түбән Кама районнарында яшәүче үрнәк татар гаиләләре бер мәйданга чакырылды.
Татар хатын-кызлары оешмасының Кайбычтагы җитәкчесе Энҗе Миңгалиева хәбәр иткәнчә, бу чарада үрнәк гаиләләрне хөрмәт иткәннәр. Гаилә — кешенең туган йорты, бишеге, аның тормыш асылы, яшәү мәгънәсе. Борындык авылында яшәүче Мәдинә һәм Равил Миңгалиевларның да бу чарага чакырылуы юкка гына түгел. Аларның икесе дә шушы авылда туып-үскән. Бер үк мәктәп сукмагыннан атлап, Равил армия сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң, 1985 елда матур гаилә корып төп нигездә яши башлыйлар. Равил — йөк ташу машинасында шофер, Мәдинә ашханәдә пешекче булып эшли. Соңрак икесе дә терлекчелек тармагына күчә. Нур өстенә нур булып, гаиләдә бер-бер артлы ике уллары Ранил белән Илнар дөньяга аваз сала. Кечкенәдән хезмәт сөючән, әти-әниләренең зур ярдәмчеләре булып үсәләр. Шатлык белән кайгы янәшә дигән кебек, гөрләп яшәп яткан вакытта гаиләнең ишеген кайгы җиле кага... Балалык чорыннан куәтләнеп киткән чир кече уллары Илнарны, 16 яшендә фани дөнья белән хушлаштырып, бакыйлыкка алып китә...
Төп таянычлары һәм ышанычлары — олы уллары. Ранил моны үзе дә бик яхшы аңлый, якыннарын ташламый. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Яшел Үзән шәһәрендәге медицина училищесында укый, фельдшер һөнәрен ала һәм туган җиренә кайта. Хезмәт юлын Кайбыч Картлар һәм инвалидлар йортында медицина хезмәткәре булып башласа, бүген ул инде 12 ел дәвамында район үзәк больницасы, ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү бүлегенең өлкән фельдшеры. Әти-әнисенең, гаиләсенең горурлыгы! 2010 елда Ранил үзе дә, шул ук Борындык авылы кызы Энҗе белән гаилә корып җибәрә. Энҗе — мәдәният кешесе. Ун елга якын Олы Кайбыч авылындагы Галия Кайбицкая музее директоры булып эшләсә, бүген Кайбыч балалар сәнгать мәктәбе җитәкчесе. Кызлары Рәфинә, уллары Рөстәм мәктәптә белем ала, Радель балалар бакчасына йөри.
Равил һәм Мәдинә Миңгалиевлар авылда яшәүче, хезмәт сөючән, борынгыдан килгән гореф-гадәтләрне саклап гомер итүче татар гаиләсе үрнәге. 2020 елга кадәр бер йортта өч буын дус-тату, килен-каенана булып яшәүчеләрнең мисалы. 35 ел дәвамында Мәдинә ханым каенанасы Сания белән яши, соңгы көненә кадәр аны тәрбия кылып озата, 13 ел килене Энҗе белән матур гына яшиләр.
Миңгалиевлар гомерләрен терлекчелек тармагына багышлаган. Шәхси хуҗалыкларында мал-туар асрыйлар, кош-кортлары да күп. Мәдинә Мансур кызына 2018 елда «Татарстанның атказанган терлекчесе» дигән мактаулы исем бирелде. Россия, республика күләмендә зур дәрәҗәләргә ирешеп, беренчелекне бирмәгән ясалма орлыкландыру технологы булып эшләгән кеше ул. Кулыннан килмәгән эше юк. Бакчачы да, тегүче дә, аш-су остасы да! Алар бүгенге көндә балаларының зур терәге, оныкларны тәрбияләшүче зур ярдәмчеләр.
Луиза Сөнгатуллина әзерләде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев