Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Борындыкта халык җыены узды

Районыбыз авылларында үткән халык җыеннырында катнашып, аларның елдан-ел төзекләнүе, авылларыбызның матурлануы турында чыгышлар тыңлап, горурланып утырасың. Чөнки республикабызда үзара салым һәм башка бик күп программалар эшли башлагач, авылларыбызда моңа кадәр җыелып килгән проблемалар акрынлап чишелешен таба килә. 31 гыйнварда Борындык авыл җирлегендә үткән авыл җирлегенең отчет җыелышында да проблемаларның шактый җыелганы ачыкланды.

Җыен алдыннан халыкны ял иттереп, Борындык төп мәктәбе укучылары һәм мәдәният йортында эшләп килгән хатын- кызлар фольклор ансамбле дәртле биюләре, моңлы җырлары белән чыгыш ясадылар. Аннан соң, авыл җирлеге башлыгы Рифат Гыймадиев җыенны башлап җибәрде, чакырылган кунаклар, көн тәртибе, регламент белән таныштырды. 
Беренчеләрдән булып авылның аксакалы, ветераннар Советы рәисе Равил Бикмуллин чыгыш ясады. Ул пенсия яшендәге кешеләрнең авыл, район тормышында актив катнашулары, ветераннарга карата хөрмәт күрсәтелүе хакында сөйләп үтте. 
- Хөрмәтле райондашлар, Борындык авыл җирлегендә бер генә Бөек Ватан сугышыветераны да калмады, ә районыбызда аларның сафлары елдан-ел кими бара. Хәзерге вакытта район буенча 12 сугыш ветераны исән-сау. Көз айларында без районда ачылачак төбәкне өйрәнү музеена Борындык авылыннан экспонатлар җыярга килгән идек. Халык безне бик ачык кабул итте, шактый экспонат туплый алдык. Безнең эшне аңлавыгыз, ярдәм кулы сузуыгыз өчен олы рәхмәтемне җиткерәм, - диде район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев. 
Мәдәният йорты методисты Илсинә Хөснетдинова Борындык, Шүширмә мәдәният йортлары, китапханәләре эшен яктырткан чыгыш әзерләгән. Борындык мәктәбе директоры Рания Хуҗина 2018 елда мәктәптә башкарылган эшләргә тукталды, авыл уртасындагы спорт мәйданы төзелеше өчен район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга рәхмәтен җиткерде. Үз чыгышында ул мәктәпнең төзек, матур булуын әйтеп үтте, ләкин аны авылда балалар аз булуы борчый. Хәзерге вакытта мәктәптә 39 укучы белем ала. Алдагы елларда да балалар саны артуы көтелми. 
Полиция участок уполномоченные Денис Кузьмин, Борындык фельдшер- акушерлык пункты мөдире Роза Тимергалиева да узган елда үзләре башкарган эшләргә тукталдылар. Халык алар эшеннән канәгать булуларын белдерде. 
“Туган як-Агро” җәмгыяте җитәкчесе Рәмис Хәйретдинов ике авылда да вафат булган туганнарының пай җирләрен теркәмәүчеләр барлыгын, якын арада бу эшне башкарып чыгарга кирәклеген әйтте. 
Район прокуроры ярдәмчесе Руслан Байбиков авыл хуҗалыгы җәмгыятьләренең халыкка хезмәт хакын вакытында түләмәве, пай җирләрен рәсмиләштерү, аларга түләү мәсьәләләренә тукталды. 
Борындык авыл җирендә 2018 елда башкарылган эшләр турында җирлек башлыгы Рифат Гыймадиев халыкка җиткерде. Ул үз чыгышында халыктан салым җыю, бюджет үтәлешенә басым ясады. 
Салымнар җыю планы үтәлсә дә, милеккә, җир, транспорт салымын түләмәүчеләрнең дә шактый булуын әйтте. Авыл халкы гомер-гомергә мал асрап көн күргән. Хәзерге вакытта Борындык авыл җирлегендә барлыгы 338 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуның 115 е савым сыерлары. Авылда Хәерниса Маматкулова, Илгиз Тимергалиев, Ирек Әскәров гаиләләрендә малны күпләп асрыйлар. Алар төрле грантлар, программалар рәвешендә бирелүче дәүләт ярдәменнән дә файдаланалар. Өч гаиләгә район Сабан туенда ташламалы рәвештә савым аппаратлары бирелгән. Халыктан сөтне Мөдәрис Галиуллин, Альберт Биктаһиров, Әминә Камалиева, Илнар Зәйнуллин җыя һәм вакытында исәп-хисап ясап бара. 
Докладчы үз чыгышында үзара салым акчасына башкарылган эшләрне дә санап үтте: Борындыкның Җиңү, Шүширмәнең Кооператив урамнарына вакташ юл салынган, вакташ җәелгән юлларга ремонт ясалган, суүткәргеч торбалар ремонтланган, урамны яктыртучы утлар ремонтлау, авыл җирлеге территориясен чүп-чардан арындыру, Бәрле елгасын буу, янгын сүндерү депосына кирәкле җиһазлар алу. Ул шулай ук 2019 елда башкарыласы эшләрне атады. 
Докладтан соң халык сорауларына җавап бирелде. Йомгаклау сүзе белән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин чыгыш ясады. 
- Халык күтәргән мәсьәләләрне тыңлап утырдым да, ел саен бер үк сораулар күтәрелә дигән нәтиҗәгә килдем. Димәк, узган елда күтәрелгән сораулар буенча тиешле чаралар күрелмәгән. Борындыкта, ел саен шактый эш башкарыла, ләкин халык булганына шөкер итә белми. Аларга һаман нидер җитми. Су мәсьәләсенә килгәндә, бакчага су агызып ятучыларга карата чара күрергә кирәк. Берничә кешегә штраф суксаң, бәлки тыелырлар. Җирлектәге ике авыл да чисталык ягыннан аксый. Докладтан күренгәнчә, ике авылга бер бала тумаган. Хәзерге вакытта мәктәптә 39 бала укый, ә алга таба мәктәпне ничек саклап калырга? - дип борчылуын белдерде ул. - Тулаем алганда, авыл җирлеге эшчәнлеген канәгатьләнерлек дип бәялим. 

  • Район башлыгы шулай ук, шушы арада юбилейларын билгеләп үткән Роза Тимергалиева, Рәзинә Хәлиуллина, Раил Төхбәтуллин һәм Даниял Хәсәнҗановка Рәхмәт хатлары тапшырды. 
    Җирлек тормышында актив катнашканнары өчен Рифат Гыймадиев Марат Кәлимуллин, Рафаил Ярхәмов, Радик Хөснетдинов, Зөлфия Сафиуллина, Илшат Җамалиев һәм Фаил Хөснетдиновка җирлекнең Рәхмәт хатларын тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев