Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Борындыкта Хәмидулла коесын төзекләндерделәр

Элек-электән ата-бабаларыбыз суны олы хәзинә итеп күргән. Чишмәләрне, коеларны авылның ихтирамга лаек кешеләре тазартып, тәртиптә тоткан. Ишегалларында, һәр урамда коелар булган. Хәзер инде элеккеге кебек коедан су алмыйбыз, чишмәгә дә сирәк барабыз. Шулай булуга карамастан, соңгы елларда экологиягә, су чыганак­ларына – чишмәләргә, елга-күлләргә игътибар арта төште.

Зөя һәм Бәрле елгалары кушылган урында урнашкан Борындык авылы суга кытлык кичерми, ул һәр йортка диярлек кергән, чишмәләре дә челтерәп ага.  Ә менә Чапаев урамында яшәүчеләр коены авылның бизәге дип саный. Шуңа күрә җыелышып, урамнарындагы инде күптән ишелеп, ташландык хәлгә килгән Хәмидулла коесын төзекләндергәннәр. Эш беткәч уйнарга ярый дигәндәй, олысы-кечесе бергә җыелып, шул уңайдан бәйрәм дә ясадылар. Саваплы гамәлне башлап йөрүче, коега яңа сулыш өрү өчен җан атучы – Хәмидулла бабайның оныгы, Борындыкта туып-үсеп, хәзер Казан шәһәрендә яшәүче Фаил Хәйбуллин. Юктан гына тотынмый ул бу эшкә, моңа Фаил абый узган ел яз көне күргән хикмәтле төш сәбәпче була. 
– Бабам төшемдә үпкәләп болай диде: «Яраткан оныгым булганга, сиңа әйтәм, кое ташландык хәлдә рәнҗеп ята бит, шуны яңарта алмыйсыз». Шуннан соң бөтен тынычлыгым качты. Авылга кайткач, коены төзекләндерү мәсьәләсен күтәреп карадым, хуплаучы булмады, – диде Фаил Хәйбуллин. – Ләкин бу уй бер генә секундка да башымнан чыкмады, кулымнан эш төште. Бергәләп җыелышсак, проблеманы хәл итеп булыр дип уйладым да, әлеге фикерне кабат күтәрдем.
Бу юлы аны шул урамда яшәүче Ринат Бикмуллин да куәтли, Айдар Җамалиев  та кушыла. Өчәү эшкә тотыналар, ярдәм итәргә башка урамнан Айдар Миңнуллин да килә.  Иң элек күмелеп бетә язган коены агач ботакларыннан, черек такталардан чистарталар, аннары тирәнәйтеп казыйлар. Теләк белән генә эш майтарып булмый, акчасы да кирәк бит әле. Аны бергәләп җыйганнар. Чапаев урамында яшәүчеләр генә түгел, башкалар да кушыла, авыл җирлеге башлыгы Рифат Гыймадиев та булыша. 
– Ходай ярдәмен биреп торды. Җиде бетон боҗра кирәк иде. Казанда аны сата торган җиргә баргач, кайчандыр безнең авылда яшәп киткән Рәмис Галимов килеп очрады. Ул шунда эшли булып чыкты, – дип дәвам итте Фаил абый. – Бетон боҗраларны бушлай бирде. «Борындык коесы өчен акча алмыйм, авыл халкы аның рәхәтен күрсен», – диде.
Ул боҗраларны урнаштыр­гач, түбәләп, коеның өстен дә эшләп куйганнар, тирә ягын заманча профнастил рәшәткә белән әйләндереп алганнар. Аның тирә-юнен чәчәкләр бизи, тәгәрмәчтән кисеп ясалган аккошларга кадәр бар. Алары – Ринат Бикмуллинның иҗат җимеше. Бәйрәмгә килүчеләр барысы да Равил Бикмуллинга кушылып дога кылды, саваплы эшкә үзеннән өлеш керткән һәркемгә исәнлек-саулык теләде, тәмле судан авыз итте. Фаил Хәйбуллинның Хәмидулла коесына багыш­лап язылган шигырен дә яратып тыңладылар. 
– Әлеге кое мин бу урамга, Хәмидулла бабагызларга килен булып төшкән чагында ук бар иде инде, аның кай­чан казылганын беркем дә белмидер, – диде Тәлига апа Хәйбуллина. – Барыбыз да шуннан су ташыдык, юлчылар кое янында еш туктала иде. Каенатам аны карап, чистартып торды. Ул мәрхүм булгач, тормыш иптәшем Рәхим дә коены төзекләндерде, соңрак ул ишелеп күмелде. Тәмле сулы коебызның шулай матур булып кабат сафка басуына куанып туя алмыйбыз.
– Коены кем казыганлыгы да билгесез. Әгәр ул кешене ачыклый алсалар, исемен язып элсеннәр. Ләкин хәзергә «Хәмидулла коесы» дип яздык. Хәер, хикмәт исемдә түгел бит, дуслык коесы булсын иде ул. Аның суын эчкән кешеләр бер-берсенә ачу-үч сакламыйча, бакчага тавыгы кергән өчен дә күршесе белән ямьсезләнмичә, мәңге дус-тату яшәсен, – диде Фаил абый. – Үзем генә бернәрсә дә эшли алмый идем, ярдәм итүчеләргә рәхмәтлемен. Бу эш-гамәлебез эзсез югалмасын, дәвамлы булсын. Авылыбызда ташландык коелар күп әле. Болай да бик кыска гомерне мал артыннан куып кына уздыр­масак иде, адәм баласын игелекле эшләре бизи бит.
Кое ачылу тантанасы урам бәйрәме белән дәвам итте, уха, пылау ашап, гармунга кушылып җырлап, уеннар уйнап, рәхәтләнеп күңел ачтылар. Мондый бәйрәмне киләсе елларда да үткәреп, традициягә кертергә уйлыйлар. Чапаев урамында яшәүчеләр үрнәгенә башкалар да иярер, авылның экология­сен тагын да яхшыртуга үз өлешен кертер, Хәмидулла бабайның рухы шаттыр, риза-бәхил булып кабат төшкә керер дип ышанасы килә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев