Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Борындыкта кичке уен гөрләде

Бәйрәмнәр бик күп болай да, Ә шулай да, ә шулай да. Халкыбызның йолаларын Искә төшерик әле, Күңелле итеп бер- “Кичке уен” үткәрик әле.

Авыл көнен матур гына үткәргәннән соң, икенче көнне шул ук мәйданга кичке уенга җыелдык. Кичке уеннар элек-электән татар халкының иң матур, иң күркәм йолаларыннан саналган. Җәйге матур кичләрдә, кояш баткач, картлар яткач, су
буйлары, урман аланнары, ямь-яшел болыннар яшьләрнең шат авазларына күмелгән. Җыр-бию, уен-көлке бер генә минутка да тынып тормаган. Түгәрәк уеннары уйнаганнар, такмаклар әйтешкәннәр.
Шушы йолаларны барлау нияте белән без дә кичке уен үткәрергә булдык. Бәйрәмебез Фаил Хәйбуллин, Илсинә Хөснетдинова, Ландыш Нигъмәтуллина, Ади лә Хөс нетдинова, Талия Хәлиуллина, Сания Җамалиева башкарган җырлар белән үрелеп барды. Туган телебездә яңгыраган бу җырлар халкыбызның күңел түреннән өзелеп төшкән. "Йөзек салыш", "Парлы уен", "Аркан тартыш", "Яулык биреш", "Капчык киеп йөгерү" кебек уеннар үткәрдек. Аргы як белән бирге яклар җырларын, биюләрен күреп сокландык. Зөбәрҗәт Хәйбуллина һәм Илсөяр Садыйкованың, икесенең ике урамнан гармуннарын сыздырып килүләре бәйрәмебезне тагын да ямьләндереп җибәрде. Урамнар ярышы да булып үтте. Рамил Мөхәммәтҗанов урамы халкы – "Асиләсе-Вәсиләсе", Аргы яклар "Каеш сугыш", Әбрар, Яшь ләр, Кутузов, Чапай урамнары – "Йөзек салыш" уеннарын тәкъдим итте. Кичке уеныбызда бар халыкны тәмле коймак һәм чәй белән сыйладык. Соңыннан аяклар талганчы биедек.
Бик күңелле булды. Барлык Борындык халкына рәхмәт. Бердәмлектә көч! Бергә булыйк шулай һәрвакыт, бердәм булыйк, авылдашлар!

Илсинә ХӨСНЕТДИНОВА,
Борындык мәдәният йорты мөдире

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев