Борындыкта “Урам уеннары диалогы” фестиваленә йомгак ясадылар
Борындык авылы мәдәният йортының ТР Мәдәният министрлыгы тарафыннан үткәрелгән бәйгедә грант отуы турында язган идек инде. Проект авторы, мәдәният йорты мөдире Илсинә Хөснетдинова, әлеге грантны тормышка ашыру максатында, “Урам уеннары диалогы” фестивален үткәрде.
Борындык – бай тарихлы авыл. Һәрбер урамының аерым үзенчәлеге бар. Шул урамнарда яшәүчеләр, җәй айларында, командаларга бүленеп, матур уеннарын, җырларын тәкъдим итте. Уеннарның видеоларын Вконтакте социаль челтәренә урнаштырып, алар өчен халык тавыш бирде. Конкурста катнашучыларга бәя биргәндә, жюри шул тавышларны да исәпкә алды.
Фестивальгә йомгак ясап, җиңүчеләрне игълан итү чарасы зур бәйрәмгә әверелде. Кечесе дә, олысы да авыл уртасындагы Сабантуй мәйданына җыелды. Берсеннән-берсе матур милли күлмәкләр, калфак-түбәтәй кигәннәр, һәр тарафтан гармун моңы агыла. Фестивальгә Шүширмә авылында яшәүчеләр дә кушылган. Һәр команда “Урамым горурлыгы” дип исемләгән күргәзмә әзерләгән. Нәрсә генә юк инде анда – чиккән сөлге, кулъяулык, ашъяулыклар, башмак-бияләйләр, татар халкының милли ризыклары, үзләре үстергән яшелчә, җиләк-җимешләр, алардан кышка дип япкан банкалар, аерым бер гаиләгә генә хас булган тарихи ядкәрләр, үзләре яшәгән урамның горурлыгы булган гаиләләр турындагы стена газеталарга хәтле чыгарганнар. Һәр күргәзмәдә гаиләләр тарихы чагылыш тапкан, күңел җылысы салынган. Үзләренә бирелгән кыска вакыт эчендә жюрига барлык экспонатлар турында да сөйләп, аңлатма биреп калырга ашыктылар, чөнки алар өчен бу әйберләр барысы да кадерле, мөһим.
Урамнар парады узгач, һәр команда үз уенын күрсәтте. Нәтиҗәдә, Яшьләр урамы һәм халык телендә Аргы яклар дип йөртелүче, Ленин, Җиңү, Гадел Кутуй, Маркс урамнарында яшәүчеләрдән торган команда беренче урынны яулады. Чапай, Кутузов, Мәҗит Гафури, Әбрар Җәләлиев урамнары командасы икенче урынга лаек булды. Өченче урында – Рамил Мөхәммәтҗанов урамында яшәүчеләр. Совет, Октябрь, Куйбышев урамнары халкыннан торган һәм Шүширмә авылыннан килгән командага катнашучы дипломы бирелде. Фестивальне үткәрүдә үз өлешен керткән һәм анда катнашкан һәр кешегә бүләк тапшырдылар. Район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев бу җирлекнең иң зур байлыгы дип аның югары мәдәниятле халкын атады. Тарихи авылларда яшәүләре белән горурланулары, гореф-гадәтләрне саклап яшәүләре, бердәм һәм дус булып Урам бәйрәме оештырулары өчен Борындык һәм Шүширмә халкына рәхмәтен белдерде. Әлеге бәйрәмнең дәвамлы булуын теләде. Бу хакта тулырак “Кайбыч таңнары” газетасыннан укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев