Босфор буенда татар җырлары яңгырады
Әлфиназ Бәдертдинова - “Кәтүк түти”, Азалия Җәләлетдинова -“Ак каен”, Зөлфия Янбаева “Каз канаты” җырларын башкардылар.
(Истанбул, 3 май, «Татар-информ», Рушания Алтай). Истанбулда XIV Төрки дөнья балалары вокал бәйгесендә татарча җырлар яңгырады. Сарманнан Әлфиназ Бәдертдинова, Кайбычтан Азалия Җәләлетдинова, Уфадан Зөлфия Янбаева төрек халкын татар моңнары белән таныштырдылар.
Истанбулда үтүче XXIII төрки дөнья балалар фестивале кысаларында оештырылган җыр бәйгесендә Әлфиназ Бәдертдинова “Кәтүк түти”, Азалия Җәләлетдинова “Ак каен”, Зөлфия Янбаева “Каз канаты” җырларын башкарып, жюринең дипломы һәм алтын тәңкә белән бүләкләнделәр.
Бәйгедә беренче урынны Карачай-Черкес республикасыннан Милена Шурдумова “Чишмә” җырын җырлап яулады. Азәрбайҗан егете Исмәгыйл Мәммәдовка “Дулкынлана Карадиңгез” җыры өчен икенче урынга лаек күрелде. Балкар төбәгеннән Ариана Куршева әниләр турындагы җыры белән өченче урынны казанды.
Җюри рәисе, музыка белгече Бүнямин Аксүнгүр карар бирүдә кыенлык кичерүләрен әйтте. Ул: “Балаларның барысы да югары дәрәҗәдә чыгыш ясадылар. “Кәтүк түтине” дә, “Ак каен”ны да, башка җырларны да сокланып тыңладык, барысы да беренче урынга лаек, әмма кагыйдәләргә буйсынырга туры килде”, - дип, өстәмә дәрәҗәләндермә булдыруларын, Кыргызстаннан Бәрмәт Җумабекова һәм Саха-Якутиядән Диана Дмитриеваны җюринең махсус бүләгенә лаек күрүләрен белдерде.
- Төрки дөнья балалар вокал бәйгеләрендә 2014, 2016, 2017 елларда беренче урыннарны Татарстан балалары яулаган иде.
- Быелгы төрки дөнья балалары җыр бәйгесендә Азәрбайҗан, Әфганстан, Башкортостан, Балкария, Гыйрак, Казахстан, Карачай-Черкес, Косова, Кырым, Кыргызстан, Саха-Якутия, Төрекмәнстан, Татарстан, Чувашия, Үзбәкстан төбәкләреннән килгән 18 бала җыр-моңга булган сәләтләрен күрсәттеләр.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/03/185662/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев