Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

«Бөтен ил сезнең белән горурлана»

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның Ватанны саклаучылар көне уңаеннан котлавы.

— Хөрмәтле хәрби хезмәт ветераннары, уллары армия сафларында хезмәт итүчеләрнең якыннары, ир-егетләребез! Сезне муниципаль район Советы, башкарма комитет, шәхсән үз исемемнән чын күңелдән бәйрәм белән котлыйм. Илебез иң әһәмиятле дәүләт бәйрәмнәренең берсе — Ватанны саклаучылар көнен билгеләп үтә. Бу бәйрәмдә Россиянең ватанпәрвәрлеккә һәм халкыбызның бердәмлегенә нигезләнгән данлыклы һәм бөек көрәшләре, җиңүләре тарихы ачык чагылыш таба. Локаль сугышларны һәм низагларны җайга салу, тынычлык миссиясен үтәү барышында үз бурычларын лаеклы башкарган барлык райондашларга олы рәхмәтемне белдерәм.
Бүгенге көндә якташларыбыз үзләренең хәрби бурычын махсус хәрби операция уздыру зонасында, Ватанга ихлас хезмәт итү үрнәге күрсәтеп, батырларча үти. Аларга зур хөрмәт һәм рәхмәт хисләремне җиткерәм. Без алар белән горурланабыз, туган җиребезгә исән-имин әйләнеп кайтуларын телибез. 
Ватанны саклаучыларны, гаиләләрен бәйрәм белән котлыйм. Сезгә һәм гаиләләрегезгә саулык-сәламәтлек һәм бәхет, һәр йортка иминлек һәм бәрәкәтле мул тормыш, илебез чикләренә тынычлык һәм аяз күк йөзе телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев