Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Әбрар Сәгыйдинең Кошман авылы турында 1916 елда язган шигыре

Синдә дус күргән иде, авылым, рәхәт, шатлык мине, Һәм дә һәрчак синдәге бер рахмани пакьлек мине. Күрмәдем, авылым, сагыш-хәсрәт дигәнне синдә мин, Һәр вакытта шат идем син җанга йомшак илдә мин. Иркәләп үстерде мин җырчы балаңны ак көнең, Ул тын эңгерләрдә, таңнарда сөеп искән җилең. Яшь күңелгә чын кот, чын...

Синдә дус күргән иде, авылым, рәхәт, шатлык мине,
Һәм дә һәрчак синдәге бер рахмани пакьлек мине.
Күрмәдем, авылым, сагыш-хәсрәт дигәнне синдә мин,
Һәр вакытта шат идем син җанга йомшак илдә мин.
Иркәләп үстерде мин җырчы балаңны ак көнең,
Ул тын эңгерләрдә, таңнарда сөеп искән җилең.
Яшь күңелгә чын кот, чын рух иде ул саф суың,
Бер сабый төсле була идем сулаган мин, балаң.
Иркәләде һәр кошың таңда биреп моңлы аваз,
Кыш соңында тәмле исле, якты йөзле, нурлы яз;
Иркәләде тәмле исләрен чәчеп ал гөлләрең,
Тын көмешкә манчылып торган авыл, айлы төннәрең.
Синдә мин, авылым, шулардан күпме ләззәт алмаган?!
Күпме һәр тарсынганында яшь күңел рухланмаган?!
Күпме моң кошлар җырын синдә эреп тыңламаган?!
Таңда яңгыраган ачык тәкъбир - матур, изге азан.
Күпме аллы-гөлле чәчәкле кырың тапталмаган?!
Күпме аркамдан һаман шатлык, азатлык какмаган!
Бар да булган, әй, авыл! Җырчы балаңны үстереп,
Ташлыйсың, ахры, бүтән җиргә, еракка чит күреп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев