Бәрлебаш авылын карантинга япканнар?!
Татарстанның ике төбәгендә хайваннарда котыру чире буенча карантин игълан ителде.
Чикләүләр Әлки районының Хлебодаровка авылына һәм Кайбыч районының Бәрлебашы авылындагы Вахитов урамына кагыла.
Россельхознадзорның Татарстандагы идарәсе хәбәр иткәнчә, карантин ике ай буена дәвам итә. Бу вакыт аралыгында эпизоотиягә каршы һәм профилактик чаралар үткәрелә, йорт терлекләре белән сату итү, аларны шушы авыл территориясеннән читкә чыгару тыела. Андый очраклар күзәтелсә, 8 (843) 277-65-53 телефоны аша хәбәр итегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев