Менә бер көнне дәү әнием Гөлфәрия Әбделманова бик тәмле ипи пешерде. Өйгә хуш ис таралды.
- Ипи пеште, ипи пеште, өстәл янына килегез, - дип өйдәгеләрне табын янына чакырдым.
Дәү әнием миңа икмәкнең кадере турында еш сөйли.
-Икмәк өстәлгә килгәнче бик озын юл уза. Әтиең белән дәү әтиеңнең тегермәндә он тартырып кайтуларын үзең дә күрдең. Алар тегермәнгә бодай алып киттеләр. Ә бодай кырда үсә. Бодай үссен өчен тракторчылар, комбайнчылар, игенчеләр күп көч куя. Механизаторлар иң элек җирне сукалый, аннары орлык чәчә. Иген гөрләп уңсын өчен, без синең белән матур һава торышы теләргә тиешбез, - ди ул. - Көз җиткәч, комбайнчылар урып-җыю эшләренә керешә. Машиналар элеваторга ашлык ташый, соңыннан аны тегермәнгә он тарттырырга озаталар.
Дәү әнинең сөйләгәннәрен йотлыгып тыңлыйм. Ә ул сөйләвен дәвам итә.
- Мин дә икмәк өстәлгә килгәнче күпме көч куйдым! Кичтән камыр издем, иртә белән бастым, кабарганын көтеп, мичкә яктым. Хәзер газ мичендә генә пешерәбез инде, ә элек мичкә утын яга идек. Менә ипи бер сәгатьтән артыграк пеште, безнең өстәлгә килде, тәмләп ашагыз, кызым.
Александра Козлова
Туган авылым гомер-гомергә уңган игенчеләре белән дан тоткан. Бу хакта миңа дәү әнием Нина Ерамасова еш сөйли. Иң беренче, икмәк турында, аның ничек итеп безнең өстәлгә килүен аңлатты ул. Аны тыңлаганнан соң, озын, авыр юллар аша безнең өстәлгә килгән икмәккә карашым бөтенләй үзгәрде. Тирә ягыбызда яшәүче икмәк үстерүчеләргә сокландым. Илгизәр абый Рәхмәтуллинның уңганлыгы турында да еш сөйли әбием. Безнең район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның әтисе ул, тырыш тракторчы булган. Иван Аннин да - игенче. Алар инде күптән лаеклы ялда. Рамил абый Бикчәнтәев та уңганнарның берсе. Семен Москалев, Виктор Кротов, Шәриф Фәхриев, Мөсәвир Биктимеров, Николай Ерамасов, Василий Калаев та авылыбызның тырыш тракторчылары булган. Дәү әнием үзе эшләгән вакыттагы игенчеләр турында сәгатьләр буе сөйли ала.
Авылыбызның тырыш игенчеләрен мәктәпкә чакырырга да сөйләштек әле.
Айсылу Баһавиева
Безнең каршыбызда гына басу-кырлар. Анда кыр эшләре барышын күзәтергә яратам. Табигать кышкы йокыдан уянуга тракторлар язгы кыр эшләренә керешә. Алар чәчүгә туфрак әзерли, уңдырышлы туфракка орлык чәчә.
Күп тә узмый, басулар яшел хәфәдәй була. Димәк, игеннәр тишелгән, тигез шытымнар биргән. Августта комбайнчылар уракка төште. Алар күренү белән дәү әнием: "Ходай матур көннәрен бирсен инде", - дип теләде. Яңгыр яуса, комбайннар эшли алмый шул. Мин йокларга ятканда кырлар комбайннар гөрелтесенә күмелгән була, иртән мин торганчы инде тагын эшлиләр. Игенчеләр бөтенләй йокламыйлармы әллә?
Әнисә Гыйбадуллина
Нет комментариев