Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Бәрлебашы мәктәбе укучысы “Ул кабызган утлар балкышы” иҗади бәйгесендә гран-при иясе булды

Татар драматургы Кәрим Тинчуринның тууына 131 ел тулу һәм Казанда аның исемен йөрткән татар театрының 85 еллыгы уңаеннан, мәктәп укучылары арасында үткәрелгән республика бәйгесенә йомгак ясалды. К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында “Ул кабызган утлар балкышы” иҗади бәйгесе җиңүчеләренә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Шунысы куанычлы, анда Бәрлебашы мәктәбендә белем алучы Ранис Әскәров “Монолог” номинациясендә гран-при яулады һәм “Бәллүр Кәрим” бүләгенә лаек булды.

Кәрим Тинчурин тормышы һәм иҗаты белән таныштыру, балаларны милли театр сәнгатенә, әдәбиятка һәм җыр сәнгатенә тарту максатында ике елга бер үткәрелүче бәйгедә республика мәктәпләрендә белем алучы 5-11 сыйныф укучылары катнашты. Алар пьесалардан өзекләр уйнап күрсәтте, монолог, җыр һәм рәсем номинацияләрендә көч сынашты. Оештыручылар хәбәр итүенчә, быел бәйгегә 300 иҗат эше кабул ителгән. Бәйгенең сайлап алу этабы Буа, Чаллы һәм К.Тинчурин исемендәге театрда узды.
“Спектакльдән өзек” номинациясендә чыгыш ясаган Борындык мәктәбе укучылары Гүзәл Хәйруллина, Адилә Хөснетдинова, Алинә Ибраһимова, Лия Тимершина, Камилә Хәмидуллина, Инзилә Яруллинаны үз эченә алган төркем өченче урында. Конкурс финалына чыгып, дипломант булучылар да бар. Спектакльдән өзек күрсәткән Иске Тәрбит мәктәбенең 10 класс укучылары, Иске Чәчкабның “Салават күпере” ансамбленең җырчы кызлары, макет ясауда осталыгын күрсәткән Хуҗа Хәсән кызлары Диана Долматова, Юлия Макарова, Федоровскоедан Регина Миназева, рәсем ясаган Олы Кайбыч кызы Камилә Вишнякова әнә шулар сафында.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев