Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Бәрлебашы төп мәктәбендә дә чыгарылыш класслары өчен соңгы кыңгырау яңгырады

Укучыларны әлеге истәлекле вакыйга белән котларга район башлыгының ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Равия Камалиева, Ябалак авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Гыйззәтуллина да килгән иде.

Мәктәп директоры Сергей Лазарев әйтүенчә, хәзерге вакытта биредә 50 бала укый. Шуларның өчесе: Газинур Ваһапов, Евгений Санников һәм Дарья Климакова тугызынчы классны тәмамлый.
Тантана барышында Сергей Лазарев яшь армиячеләрнең берничәсенә медальләр, уку алдынгыларына, төрле бәйгеләрдә катнашучыларга дипломнар, Мактау кәгазьләре тапшырды. Чыгарылыш классы укучыларының класс җитәкчесе Эльмира Рәхмәтуллина, беренче укытучылары Людмила Лазарева һәм Алсу Әскәрова аларга иң изге теләкләрен җиткереп, хәерле юл теләделәр.
Беренче класс укучылары да чыгарылышларга үз теләкләрен җиткерделәр.
Ата-аналар исеменнән чыгыш ясаган Любовь Климакова балаларга белем һәм тәрбия биргән өчен укытучыларга олы рәхмәт сүзләрен ирештерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев