Бәрлебашы мәктәбе укучысы балалар журналында оештырылган бәйгедә өченче урынга лаек булды
Бәрлебашы төп мәктәбе укучылары район газетасы белән дә, республикада балалар өчен нәшер ителүче газета-журналлар редакцияләре белән дә тыгыз элемтәдә тора.
Әлеге мәктәптә оештырылган "Яшь бөреләр" түгәрәгенә йөрүче бишенче класс укучысы Адилә Гарифуллина балалар журналында оештырылган бәйгедә өченче урынга лаек булды. Бәйге таләбе буенча укучылар "Керпе баласы Шырпы" исемле әкиятнең дәвамын язып бетерергә тиеш иде. Җиңүчеләрне редакциядә котладылар, кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев