21-22 окябрьдә Казан шһәрендәге «Байтик» сәламәтләндерү-белем бирү комплексында яшь биологларның Бөтенроссия турнирының республика этабы узды.
Әлеге турнирда Бәрлебашы мәктәбенең биология укытучысы Эльмира Рәхмәтуллина җитәкчелегендә шөгыльләнүче укучылар җиңү белән кайтты. Республика шәһәр-районнарыннан килгән 19 команда арасында алар өченче призлы урынны яулады. Сайлап алу турында барлыгы 71 команда катнашкан булган. «Кайбычлылар» дип исемләнгән команда кызлары Анастасия Лазарева, Ильмира Бикеева, Адилә Гарифуллина һәм шушы мәктәптә белем алып, хәзер Олы Кайбычта укучы Фирүзә Мусина, Адилә Гыйбадуллина бу фәнне яхшы белүләрен күрсәткән, фәнни дискуссияләрдә дә актив катнашкан.
Нет комментариев